Татарстан Дәүләт шурасы Русиядә алкоһолизмнан мәҗбүри дәвалауны яңадан башларга тәкъдим итә. Кем елына өч тапкыр исерек килеш җинаять кыла - шул кешене эчкечелектән мәҗбүри дәваларга тәкъдим ителә. Канун өлгесен Русиянең канун чыгаручылар шурасына җибәргәннәр, документны Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин керткән, дип җиткерә "Бизнес Online".
Татарстан Дәүләт шурасы бу үзгәрешләрне Русия Административ хокук бозулар кодексының 4.1 маддәсенә кертү яклы. Документта әйтелгәнчә, эчкечелектән интегүче затка хөкемдар "диагностика узуны, алкоһолизмнан дәвалау курсы узуны, медицина яки социаль тернәкләндерү үтүне" мәҗбүрили алачак.Ә бу бурычның ничек үтәлүен башкарма хакимиятнең вәкаләтле федераль оешмалары контрольдә тотарга тиеш булачак.
Кешенең нинди вакыт эчендә хастаханәгә яки социаль тернәкләндерү оешмасына барырга тиешлеген хөкемдар үзе хәл итәчәк. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, Татарстан Дәүләт шурасы бу канун өлгесен "халык арасында эчкечелек таралуны һәм исерек килеш кылына торган җинаятьләр куркынычын киметү" өчен әзерләгән.
Мондый кешеләргә ярдәм "аларның рөхсәтеннән башка да" күрсәтелергә тиеш. Дәүләт шурасы Совет берлеген мисалга китерә, анда дәваланырга үзе барырга теләмәгән эчкечеләргә мәхкәмә карары нигезендә мәҗбүри дәвалану билгеләнгән, ди.
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Шуңа бәйле рәвештә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. Социолог Искәндәр Ясәвиев авыр җинаятьләр һәм эчкечелек үсеше 2024 елда да дәвам итәчәк дип Азатлыкка фаразын җиткергән иде.
- Психолог Солтания Гатауллина киләчәктә дә эчкечелек артуга әзер булырга кирәк ди.
- 2024 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстанда алкоһол 1,94 миллион дал күләмендә сатылган. Бу узган елның шушы чорыннан 5 процентка күбрәк.
- Татарстанда быел ярты ел эчендә сыйфатсыз хәмер эчеп 143 кеше үлгән.
- Шул ук вакытта Русиядә ун ел эчендә беренче тапкыр "хәмергә бәйлелек" дигән диагноз куелу очраклары арткан. 2022 елда табиблар хәмергә бәйлелеге башланган 54,2 мең кешене ачыклаган. Ә моңа кадәр аларның саны гел кимүгә таба барган.
- Русиядә рөхсәтсез сатыла торган хәмер белән көрәшү өчен очсыз аракы җитештерә башларга тәкъдим итәләр. "Фәкыйрьләр өчен дип 100 сумлык "социаль аракы" ясагыз. Шул чакта рөхсәтсез хәмер сату проблемы хәл ителер", дигән иде "ЦИФРРА" федераль һәм төбәк хәмер базарын тикшерү үзәге мөдире Вадим Дробиз.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум