Татарстан республикасы һәм Волгоград өлкәсе хакимиятләре яр буйларын әле дә зур күләмнәрдә аккан мазуттан чистарту эшләре бара торган Анапага "сәламәтләндерү ялына" ятимнәрне, инвалидлыгы булган балаларны, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны һәм сәләтле, социаль яктан актив балаларны җибәрмәкче була. Ике төбәк моның өчен 179 миллион сум тоткан, дәүләт килүшеләрен исә Керич бугазында нефть эшләнмәләре төялгән ике танкер һәлакәткә юлыкканнан соң төзегәннәр. Мазут төялгән танкерлар батуы аркасында төбәктә зур экологик каза чыкты.
Бу хакта дәүләткә сатып алулар турындагы белешмәләргә таянып, "Важные истории"яза. Каза булганчы тугыз көн генә алдан Мәскәү өлкәсе хакимиятләре дә шундый 21ләп миллион сумлык килешү төзегән булган, алар да контрактларын өзмәгән, диелә.
Татарстан хакимиятләре Анападагы "Витязево" ял базасы белән 29,2 млн сумлык кимендә биш контракт төзегән, дип яза басма.
2025 елда Русия төбәкләре Анапа шифаханәләренә 4,5 мең баланы җибәрмәкче була. Дәүләт килешүләрнең шартларына ярашлы, балалар диңгездә коеначак һәм пляжларда ял итәчәк. Шул ук вакытта элегрәк Русия экология министры Александр Козлов Анападагы мазут белән пычранган яр буйларын бары тик 2026 елның җәенә генә торгызып бетерәчәкләрен әйткән иде.
Министр "техника ял итүчеләргә комачауламасын өчен" яр буйларын торгызу эшләре 2025 елның дүртенче чирегендә генә башланачагын әйтте. 2025 елда ял чорында русияләр мазут белән пычранган пляжларда ничек ял итәчәк — монысын ул әйтмәде.
Торгызу эшләре 280 һектарда алып барылачак, пляжлардан бөтен комны, шул исәптән чистартылганнарын да чыгарачаклар, алар урынына 840 мең шакмак метр чиста ком китерәчәкләр дигән иде.
Шулай ук министр апрель-май айларында яр буена тагын мазут юдырылып чыгачагын әйтте.
- 15 декабрьдә аннексияләнгән Кырым ярларыннан ерак түгел, Керич бугазында Русиянең ике танкеры һәлакәткә тарыды. Танкерларга тугыз мең тонна нефть эшләнмәләре төялгән булуы әйтелде.
- Казадан соң беренче көннәрдә Краснодар төбәгенең Анапа тирәсендәге ярларына мазут чыкты. Гыйнвар башында мазут тапларын аннексияләнгән Кырым ярларында да таптылар. Хәзерге вакытта Русия курортларында 280 һектар пляж пычранган. Аларны волонтерлар ярдәме белән чистарталар.
- Эколог Александр Люкшин фикеренчә, яр буе экологиясен торгызуга 10-15 ел китәргә мөмкин. Анапада ял итүчеләрнең сәламәтлегенә моның нинди нәтиҗәсе булачагын әйтүе авыр, ди ул. Төбәктә хәзер кошлар һәм дельфиннар күп үлә. Русия фәннәр академиясендә тиздән Грузия, Төркия, Румыния һәм Болгария ярларында да пычрану билгеләре күренә башларга мөмкин, дип саныйлар.
- Былтыр Кара диңгез буенда Татарстаннан барлыгы 5 676 бала ял итте. Аларның төп өлеше Краснодар краена юллама алган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум