Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда билгесез затлар оппозиция тарафдарларының WhatsApp-ын җимерә башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Аңлавымча, хәзерге вакытта билгеле бер хезмәтләр  аккаунтларны кулга төшереп, анда ниләр майтарылуын белү өчен эш алып бара", дип кисәтә "Сивил инициатива" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Дмитрий Румянцев.

Татарстанда билгесез затлар оппозиция вәкилләренең WhatsApp-ын җимерә башлаган. Бу хакта "Сивил инициатива" ("Гражданская инициатива") фиркасенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Дмитрий Румянцев хәбәр итте.

"Хәзер ватсапта оппозиционерларны җимерә башладылар", ди. Алардан кемгәдер тавыш бирергә кушкан сылтама килә", дип сөйли ул. Румянцев кешеләргә оппозиционерлардан килгән мондый сылтамаларга кермәскә куша. "Аңлавымча, хәзерге вакытта билгеле бер хезмәтләр аккаунтларны кулга төшереп, анда ниләр майтарылуын белү өчен эш алып бара", дип кисәтә ул.

"7х7" басмасы белән аноним калу шартларында сөйләшкән бер Казан активисты әйтүенчә, кимендә биш кешенең WhatsApp-ын җимергәннәр. Бу кешеләр 2020 елда "Берләшкән демократлар" төркеменнән сайлау кампаниясендә катнашкан һәм Казандагы шәһәр думасына сайлауларда намзәт булган.

  • 2020 елда Берләшкән демократлар" төркеменнән берничә активист Казан шәһәр думасына сентябрьдә үтәчәк сайлауда намзәт буларак катнашырга җыенуларын белдергән иде. Соңрак аларның намзәтләрен сайлаулардан төшереп калдырдылар. "Берләшкән демократлар" төркеменнән намзәт буларак активистлар Елена Изотова, Ирина Никифорова, Гөлназ Равилова һәм башкалар теркәлгән иде.
  • "Берләшкән демократлар" проектында катнашучыларның өйләренә куәт оешмалары килгәне булды, аларда тентү узды.
  • Былтыр ноябрьдә башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" Telegram-каналларына язылучылар бу каналларны таба алмауларын хәбәр итте. Соңрак аларның ботлар җибәрелеп томаланулары билгеле булды. Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов оппозицион Telegram-каналларның томалануына Башкортстан хакимиятләрен гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG