Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан студентын Русия байрагын мәсхәрә итүдә гаеплиләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шулай ук егетне Русия байрагын мәсхәрә итүдә дә гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, ул кешеләр төркеме янында Русия байрагын берничә кисәккә ертып ташлаган.

Казанда җирле югары уку йортларының берсендә укучы студентны Русиянең дәүләт байрагын мәсхәрә итүдә гаеплиләр. Шулай ук ул көч кулланып нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы җинаять эшендә гаепләнә, дип җиткерә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Агентлыкка бу хакта үз чыганагы хәбәр иткән.

Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елда егет "ябык һәм радикаль Telegram-каналда утырган", анда дошманлык яки нәфрәт тудыруга, шулай ук милләте ягыннан кешенең абруен төшерүгә юнәлдерелгән фикерләр калдырган.

Бер комментарында егет урысларны хайваннар белән чагыштырган, аларны үтерергә һәм печәргә кирәк дигән.

"Үтерү - иң яхшы вариант. Иң акыллыларын куркытачак, иң ахмакларыннан котылырга булышачак", дип язган диелә.

Шулай ук егетне Русия байрагын мәсхәрә итүдә дә гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, ул кешеләр төркеме янында Русия байрагын берничә кисәккә ертып ташлаган.

Бүген, 26 сентябрьдә булган утырышта егет гаебен таныган. Хәзерге вакытта ул Казандагы бер югары уку йортының икенче курсы студенты булып тора, дилеә хәбәрдә.

Байракны мәсхәрәләгән өчен егетне бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итергә, ә дошманлык уяткан өчен алты елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр, дип искәртелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG