Татарстанда 2025 елда республиканың хуҗалык оешмаларында кайбер өлкәләрдә эшкә чит ил ватандашларын алуны тыярга ниятлиләр. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманының шул хактагы өлгесе хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза үтә.
Әгәр документны кабул итсәләр, мигрантларга:
- куркыныч йөкләр ташуны;
- таксида эшләүне;
- финанс хезмәтләре күрсәтүне;
- иминиятләштерү өлкәсендә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында эшләүне;
- финанс хезмәтләре һәм иминиятләштерү өлкәсендә ярдәмчел эшчәнлек алып баруны;
- хокук һәм бухгалтер хисабы өлкәсендә хезмәт куюны;
- ветеринариядә эшләүне;
- сак хезмәтендә булуны;
- комарлы уеннар, лотореялар оештыру һәм үткәрүне;
- компьютерлар, шәхси әйберләр һәм хуҗалык-көнкүреш әйберләре төзәтүне тыячаклар.
Шулай ук документта әйтелгәнчә, хуҗалык оешмаларына үзләрендә эшли торган чит ил ватандашларының санын исәпләүгә өч ай биреләчәк.
Элегрәк "Бизнес Online" язганча, август аенда Татарстанда мигрантларны нинди өлкәләрдә эшләтмәү турында караганнар иде инде. Ул чакта әлеге исемлектә 18 өлкә бар иде. Аларга гомуми туклану, кунакханә бизнесы һәм автобуслар йөртү, спорт, ял һәм күңел ачу өлкәләре һәм башкалар кергән иде.
Күптән түгел Татарстан урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыючы канун өлгесенә каршы чыкты. Аерым алганда Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин "Ул балалар укырга кабул ителмәгән очракта, кая барырга, кем булырга, нинди форматта яшәргә тиеш? Шуның белән берлектә аларның шактый күп булуын да беләбез. Бу аларны турыдан-туры маргиналь форматка яки криминаль рәвешкә китереп җиткерергә мөмкин", дип белдерде.
Быел Русия мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына бер сыйныфка һәм бер төркемгә урысча начар белән торган өчтән дә артык мигрант балаларын алмаска тәкъдим иттеләр. Русия мәгариф министрлыгы төбәкләргә шундый киңәшләр җибәргән иде.
"Урыс телен начар белсәләр", ул чакта мондый балаларны укыту — "сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларны" укыткан кебек үк, җиңел эш түгел, дип чагыштыра министрлык. "Шуңа күрә бер сыйныфта (төркемдә) урыс телен начар белгән өчтән дә артык бала булмавына омтылырга кирәк", дип киңәш ителә.
Шулай ук Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс барлыкка килүе билгеле булды. Лекция дәвамында мигрантларны Русиядә яшәгәндә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Лекцияне алып баручылар мигрантларга урыс телен белү мөһимлеген җиткерергә, таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшү отышсыз икәнен аңлатырга тиеш. Шулай ук мигрантларга башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә киңәш итәләр.
- Быел мартта "Крокус Сити Холлда" терактыннан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Гаепләнелүчеләрнең күбесе Таҗикстан ватандашлары.
- Мигрантларның Русиядә яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, бу елның гыйнварыннан июленә кадәр илдә мигрантларның миграция кануннарын бозу-бозмавын ачыклау өчен "176 мең чара" — тикшерүләр, рейдлар үткәрелгән.
- Аларның нәтиҗәсендә Русиядән чит ил ватандашларын административ депортацияләү турындагы карарлар былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда 53,2 процентка арткан. Мондый тикшерүләр Татарстанда һәм Башкортстанда да узды.
- Июльдә Русия Думасына урысча белмәгән чит ил ватандашларын депортацияләү турында канун өлгесе кертелгән иде.
- Шул ук вакытта Былтыр Русиягә килгән мигрантларның саны соңгы ун ел эчендә иң азы булган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум