Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Украинага каршы сугышучы хәрбиләргә узган ел 12 миллиард сумнан артык акча түләгәннәр


Шул ук вакытта 2025 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.

2024 елда Татарстанда Украинага каршы сугышта катнашучы 331 мең хәрбигә һәм аларның гаиләләренә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм I, II, III төркем инвалидларга барлыгы 12,4 млрд сум акча түләнгән. Әлеге мәгълүматны Татарстан социаль фонды җитәкчесе Эдуард Вафин әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online".

— "Махсус хәрби операция" башланганнан бирле (Украинага каршы һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай дип йөртә — ред.) безнең бүлекчәгә анда катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен ныклы канатыбыз астына алырга һәм пособиеләр түләп матди ярдәм күрсәтергә кушылды, — дип тә әйткән ул.

Сугышта катнашучыларга түләүләрдән тыш бушлай дарулар, шифаханәләргә юлламалар бирелә. Сугышчылар тернәкләнүдә кирәкле булган җайланмалар белән тәэмин ителә, дип аңлаткан җитәкче.

Гыйнвар аенда Татарстанда контракт белән сугышка китүчеләргә түләүне ел башыннан бирле инде икенче тапкыр арттырганнар иде.

Бу ел башына Татарстанның дәүләт бурычы 112,1 млрд сумны тәшкил итә.

Дәүләт бурычы төбәкләрнең кредит алып яшәргә мәҗбүр булуына бәйле. Керемнәр җитмәү сәбәпле, соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады.

Шул ук вакытта былтыр Татарстан Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юллады.

Былтыр Русия президенты Владимир Путин төбәкләрнең бюджет кредитларыннан җыелган бурычларын "сызып атырга" һәм инфраструктура кредитлары алырга чакырды. Татарстанның бер елда 25 млрд сум күләмендә бюджет кредиты бурычы кимегән.

2025 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.

  • Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 3919, Башкортстаннан — кимендә 4357 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
  • Үз саннарына нигезләнеп, "Медиазона" 2024 ел, мөгаен, сугышның иң күп кан коелган елыдыр дип фаразлый. Үлүчеләр турында мәгълүмат соңарып килү сәбәпле, моны әлегә төгәл белдереп булмый, ди журналистлар, әмма тенденция шуны күрсәтә.Үлүчеләр турында некрологлар шактый соңарып килә, димәк, 2024 елның соңгы айларында үлгәннәр турында мәгълүмат әле 2025 елда да озак килеп торачак.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG