Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда уңыш көтелгәннән 3 млрд сумга азрак җыелган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Рәсмиләр моны һава торышына сылтады.

Быел Татарстанда 3,6 млн тонна ашлык суктырып алынган. Бу — узган ел дәрәҗәсендәге күрсәткеч. Шулай да республикада җыеп алынган уңыш планнан 10 процентка азрак булган. Бу хакта бүген, 24 сентябрьдә хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров белдерде.

Аныңча, уңышның азрак җыеп алынуының төп сәбәбе — һава торышы. Май аенда булган суыклар, июльдә — корылык һәм август башында ике атна дәвам иткән явым-төшемнәр йогынты ясаган. Бу урып-җыю эшләрен кичектерүгә һәм башакта ашлыкның үсүенә, ашлыкның югалуына китергән.

— Без якынча 300 мең тонна ашлык җыеп ала алмадык. Бу 3 млрд сум дигән сүз. Гәрчә, кертемнәр узган елдан күбрәк булды, — диде ул.

Аның сүзләренчә, 2024 елда уңыш җыюга 73 млрд сум бүленгән. Бу узган елга караганда 4,7 млрд сумга күбрәк.

  • Быел май аенда һава кинәт суытып җибәрү сәбәпле 11 мең һектар җирне кабат чәчәргә туры килде. Кыраулардан Татарстанга 211 миллион сум зарар килгән диелде.
  • Урып-җыю эшләре алдыннан Татарстанда комбайннарга кытлык сизелә башлады, дип белдерде рәсмиләр. Техниканың бәяе кыйммәтләнү сәбәпле, комбайннар ике тапкырга азрак сатып алынды.
  • Быел Мәскәү Татарстанда ашлык җитештерүчеләргә субсидияне 2,5 тапкырга киметте.
  • 2023 елда Татарстанда җыеп алынган ашлык 2022 елдан 31 процентка азрак булган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG