Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда үсмерләр Украинадагы сугыштан кайткан ирне кыйнаган, Бастрыкин тикшерү башларга кушкан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Низагның видеосы социаль челтәрләрдә 3 июньдә тарала башлады. Бу хәл Казанда, Юдино бистәсендә булган диелде.

Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстанда Украинадагы сугыштан кайткан хәрби белән булган хәлне тикшерергә кушкан. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә күрә, ирне үсмерләр кыйнаган, дип җиткерә тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

"Медиада Татарстан республикасында үсмерләрнең "махсус хәрби операциядә" катнашучыны кыйнавы турында хәбәр ителә. Бу хәл камерага төшерелгән, ә видео социаль челтәрләргә чыгарылган", диелә хәбәрдә. Социаль челтәрләрдәге мәгълүматка күрә, бу низагны башлар өчен сәбәпләр булмаган.

Татарстан тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга тикшерү оештырып, бу хакта хисап тапшырырга кушылган.

Низагның видеосы социаль челтәрләрдә 3 июньдә тарала башлады. Бу хәл Казанда, Юдино бистәсендә булган диелде.

Соңгы вакытта Казанда урамда сугышу очраклары турында еш ишетелә. Узган ялларда Казанда Нөксә урамында егетләр сугышкан, анда бер кеше үлгән. Бу хәлне полиция тикшерә башлаган.

25 апрельгә каршы төндә Казанның Профсоюз урамында биш егет сугышкан иде. Полициянең сугышудан туктарга кушуына буйсынмаганга, аларны тоткарлаганнар. Тоткарлаган вакытта бер егет каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәренең берничә тапкыр эченә кадаган.

  • Быел май аенда Башкортстан һәм Чиләбедә Украинадагы сугыштан кайткан хәрбиләр катнашында күп кешелек сугышулар чыккан иде. Бер бәргәләшү Башкортстанның Югары Яркәй авылында булган. Шаһитләр әйтүенчә, анда 150ләп кеше катнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG