Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ярты ел эчендә сыйфатсыз хәмер эчеп 143 кеше үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2023 ел белән чагыштырганда бу 1,3 тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта 308 кеше агуланган. Сыйфатсыз алкоһолдән агуланучылар арасында балигъ булмаучылар да бар. 15-17 яшьлекләр арасында - 29, балалар арасында 11 кеше агуланган. 

2024 елның алты аенда Татарстанда сыйфатсыз алкоһолдән 308 кеше агуланган, 143 кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Кулланучылар хокукларын күзәтү идарәсендә (Роспотребнадзор) хәбәр иттеләр, дип яза "Бизнес Online".

Оешма мәгълүматынча, агуланучыларның күпчелеге - 18 яшьтән өлкәннәр (268 очрак). 15-17 яшьлекләр арасында - 29, балалар арасында 11 кеше агуланган.

Агуланучылар саны быел 5,5 процентка, (узган елның беренче ярты елында 238 кеше агуланган булган) күбәйгән.

Ә үлем очраклары 1,3 тапкырга арткан (былтыр ярты елда 110 очрак булган).

Күптән түгел Татарстан депутатлары хәмер сатуны чикләде. Күпфатирлы йортлардагы җәмәгать туклануы урыннарында хәмер сатуга вакыт чикләве кертелде. Биредә исерткеч эчемлекләрне төнге 10нан иртәнге 10 сәгатькә кадәр сату тыелачак. Канун 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керергә тиеш.

  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Шуңа бәйле рәвештә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. Социолог Искәндәр Ясәвиев авыр җинаятьләр һәм эчкечелек үсеше 2024 елда да дәвам итәчәк дип Азатлыкка фаразын җиткергән иде.
  • Психолог Солтания Гатауллина киләчәктә дә эчкечелек артуга әзер булырга кирәк ди.
  • 2024 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстанда алкоһол 1,94 миллион дал күләмендә сатылган. Бу узган елның шушы чорыннан 5 процентка күбрәк.
  • Былтыр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде. 2022 елда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар. Табиблар күзәтүе астында торучы алкоголизм авырулы кешеләр аеруча Уфада күп. Икенче урында – Стәрлетамак, өченчедә – Бәләбәй диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG