Accessibility links

Татарстандагы җәйге аланда балаларны гаскәрдәге тормышка өйрәтәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Балаларга корал күрсәтәләр, атарга һәм "яралы иптәшенә" жгут салырга, гаскәр кул көрәше алып барырга, сафта атлап йөрергә өйрәтәләр. Шулай ук һава-десант әзерлеге дә бар.

Украинадагы сугыштан кайткан хәрбиләр һәм "Сугышчан кардәшлек" дип аталган сугыш хәрәкәтләре ветераннары иҗтимагый оешмасы вәкилләре Татарстанның Түбән Кама шәһәре янындагы "Аҗаган" ("Зарница") җәйге аланында ял итүче балаларны тәрбияли башлаган.

Бу хактагы видеосюжетны Түбән Каманың "НТР-24" каналы чыгарган. Сюжетка "Говорит НеМосква" Telegram-каналы игътибар иткән.

Хәзерге вакытта аланда 115 бала ял итә дип сөйлиләр тапшыруда.

"Балалар чатырларда яши, бөтен көнкүреш катгый рәвештә гаскәр кагыйдәләренә корылган", диелә.

Балаларга корал күрсәтәләр, атарга һәм "яралы иптәшенә" жгут салырга, гаскәр кул көрәше алып барырга, сафта атлап йөрергә өйрәтәләр. Шулай ук һава-десант әзерлеге дә бар.

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә дә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Татарстанның балалар аланнарында совет классикасын, "Татаркино"ның заманча фильмнарын һәм гаилә кыйммәтләре, спорт, галәм турындагы заманча Русия фильмнары күрсәтергә тәкъдим ителгән. Русия мәгариф министрлыгы киңәш иткән совет классикасы арасында "Сугыш һәм тынычлык", "Тыныч Дон" кебек мәктәптә укый торган китаплар нигезендә төшерелгән фильмнар да, "Чучело", "Кечкенә Вера" драмасы, "Бриллиант кул" комедиясе дә бар.
  • Шулай ук җәйге аланнарда сүгенү сүзләре булган, "яшерен мәгънә" йөртүче җырларны һәм "ят агентлар"ның җырларын уйнатырга ярамый.
  • Күптән түгел Татарстанда балалар һәм студентлар өчен "патриотик" чараларга алты миллион сумнан артык акча тотачаклары хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG