Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 1,2 мең авылында аракы кибете ачмакчылар


Архив фотосы
Архив фотосы

Рәсмиләр моны ялган аракы белән көрәшер өчен эшлибез дип аңлата.

Татарстан дәүләт алкоһол инспекциясе республиканың 1,2 мең авылында кибетләр юк дип белдерде. Бу хакта Татарстан дәүләт алкоһол инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов еллык киңәшмәдә әйтте. Рәсми әлеге җирлекләрдә ялган аракы сатыла дип саный.

Аныңча, бу авылларда кибетләр булырга тиеш. Югыйса халыкка "шәхси алкоһол сәүдәгәрләре" ялган спиртлы эчемлекләр сата башлаган.

Әхмәтханов кибет ачуны Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, Татпотребсоюз һәм район җитәкчеләре белән берлектә эшләргән чакырган.

"Район башлыкларына мөрәҗәгать итеп әйтәм, бу мәсьәләдә үҗәт булырга кирәк. Чөнки бу авыл халкының яшәү сыйфатын яхшырту өчен конкрет чара. Шул ук вакытта мөселманнар Диния нәзарәте фикерен дә исәпкә алу мөһим", — диде ул.

2024 елда Татарстанда спиртлы эчемлекләр сату 0,5%ка арткан. Украина сугышы башланганнан бирле бу күрсәткеч үсештә тора. Шул ук вакытта 26 районда алкоһол куллану кимегән. Рәсмиләр бу ялган аракы сату аркасында килеп чыгу белән аңлата.

Былтыр Татарстанда 67,5 мең литр күләмендә ялган аракы, самогон һәм спирт ачыкланган. Бу 2023 елдан өч тапкырга азрак. Шул ук вакытта алкоһолдән агуланып үлүчеләр саны 13%-ка арткан һәм 250 кешегә җиткән.

  • Соңгы елларда Татарстан рәсмиләре авылларда аракы сатуны арттырырга чакыра.
  • 2022 елда Татарстанның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда кибетләр саны азаймасын, һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән иде.
  • Бу фикер җәмәгатьчелектә каршылык уяткан иде. Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы моңа канәгатьсезлек белдерде һәм татар авылларында хәмер сатучы кибетләр санын арттырмаска чакырды. ТИҮ активисты ялгыз пикетка чыкты. Ул Нигъмәтуллинны урыныннан алырга таләп итте.
  • 2023 елда түрәләр кабат аракы сатылмаган авылларда кибет ачарга чакырды.
  • Татарстанның кайбер авылларында, кибетләр булуына карамастан, аракы сатылмый. Шундый җирлекләрнең берсе — Кукмара районының Аш-Буҗи авылы. Биредә инде унбиш елдан артык кибетләрдә аракы сатылмый. Бу хакта Азатлык Радиосы 2019 елда репортаж ясаган иде.
  • Күптән түгел Башкортстанның Кинҗәкәй авылында аракы сатуны тыярга тәкъдим иттеләр. Халыкның күпчелеге бу фикерне хуплаган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG