Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төрекмәнстан" һава ширкәте Казанга очышларын туктата


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сәбәбе әйтелми. Былтыр 1 августта "Төрекмәнстан" һава ширкәте Мәскәүгә очышларын туктаткан иде. Ул чакта моны Мәскәү һава киңлегендәге вазгыять сәбәпле һәм очышлар иминлеген тәэмин итү өчен дип аңлаттылар.

2 июньнән башлап "Төрекмәнстан" һава ширкәте Казаннан Ашхабадка очышларын туктатып тора. Бу хакта ширкәтнең рәсми сайтында әйтелә.

"Русиягә очышлар Ашхабад-Мәскәү-Ашхабад маршруты белән башкарылачак", диелә хәбәрдә һәм Казаннан очу өчен алган билетлар белән Мәскәүдән очып китеп булачагы искәртелә.

Очышларны ни өчен туктатып торуларының сәбәбе әйтелми.

Ашхабадтан Казанга дип билет алган юлчылар өчен 17 июньгә кадәр Мәскәү һава аланында Казанга кадәр бушлай трансфер оештырыла. Казаннан Ашхабадка очарга ниятләгәннәргә исә Мәскәүгә кадәр бушлай трансфер каралган.

Былтыр 1 августта "Төрекмәнстан" һава ширкәте Мәскәүгә очышларын туктаткан иде. Ул чакта моны Мәскәү һава киңлегендәге вазгыять сәбәпле һәм очышлар иминлеген тәэмин итү өчен дип аңлаттылар.

  • 31 май иртәсендә Татарстанга бишенче тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Росавиация боерыгы белән Казан һәм Түбән Кама һава аланнары очкычларны кабул итүдән һәм очыртып җибәрүдән туктап торды, соңрак һава аланнарының кабат эшли башлавы хәбәр ителде.
  • Татарстанга дроннар беренче мәртәбә 2 апрель иртәсендә һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
  • Татарстанга дроннарның килүе чынлап та моның белән генә төгәлләнмәде. 17 апрель көнне якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
  • Өченчесе - 15 май көнне булган иде.Татарстанның Югары Ослан районы күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
  • Дүртенчесе - 15 майда булды, Татарстанның Югары Ослан районы күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән иде.Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте республикада барлык кирәкле хезмәтләр дә әзер дип белдерде.
    "Югары Ослан районында бүген булган фактка килгәндә, әзерлегебезне тикшерү уңышлы узды" диелә матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгелләр дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.
  • 24 май иртәсендә өендә тентү узган һәм полициягә сорау алырга китерелгән татар активисты Рәфикъ Кәримуллин тентү алдыннан аңа Татарстанга пилотсыз очкыч һөҗүменә бәйле җинаять эше ачу турында карар күрсәтүләрен сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG