АКШта сайланган президент Дональд Трамп хәзерге вакытта Русия президенты Владимир Путин белән очрашуга әзерлек бара дип белдерде. Очрашуның кайчан булачагын Трамп әйтмәде.
"Ул очрашырга тели. Без хәзер әзерләнәбез," — диде Трамп журналистларның сорауларына җавап биреп.
Трамп Путинның очрашу теләге турында ачыктан-ачык белдерүен искә алды.
"Без бу сугышны туктатырга тиеш. Бу — канлы буталчык," дип өстәде Трамп Флорида штатындагы Мар-а-Лаго сараенда республикан губернаторлары белән очрашу алдыннан.
Ул булачак очрашуның нечкәлекләрен сөйләмәде, әмма 20 гыйнварга – вазифасына керешкәнчегә кадәр көтәргә теләвен әйтте.
Кремль әлегә Трампның бу белдерүен шәрехләмәде.
Кичә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, Путинның Трамп белән элемтәләр урнаштыру теләген хуплавын, әмма Кремльгә рәсми мөрәҗәгатьләрнең кермәвен әйтте. Песков Трамп вазифага керешкәнне көтү дөресрәк булыр диде.
Трамп журналистларга берничә тапкыр Украинадагы сугышны туктату өчен актив эшләвен әйтте. Ул сайлауда җиңгәнче бу мәсьәләне "24 сәгать эчендә" хәл итәргә вәгъдә биргән иде, әмма бернинди нечкәлекләр белән уртаклашмады. 7 гыйнварда Флоридада узган матбугат очрашуында Трамп ике ил арасындагы бәрелешләрне алты ай эчендә тәмамларга өметләнүен әйтте.
"Бәлки иртәрәк. Русия бик күп яшь ирләрен югалта, Украина да шулай ук. Бу бөтенләй башланырга тиеш түгел иде. Мондый сугыш бөтенләй булырга тиеш түгел иде", диде АКШның яңа сайланган президенты.
- Украина президенты Владимир Зеленский Трамп Русия белән 34 ай барган сугышта хәлиткеч роль уйнарга, Путинны туктатырга булышырга мөмкин, дигән иде. Әмма Киевта тиз төзелгән тынычлык килешүе Украинага бик кыйммәткә төшәргә мөмкин, дип борчылалар.
- Элекке генерал, АКШның Украина белән бәйле махсус вәкиле булачак Кит Келлог Трамп Русиягә юл куярга җыенмый, дип белдергән иде.
- "Кешеләр белергә тиештер дип уйлым: ул Путинга яки урысларга нәрсәдер бирергә тырышмый. Ул Украинаны коткарырга, аның суверенитетын сакларга тырыша һәм моның гадел, дөрес булачагына инанырга җыена", диде ул.
- Аның фикеренчә, Трамп якын арада сугышны туктата алырдай тәкъдим ясарга сәләтле. Ул моны 100 көндә булырга мөмкин диде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум