Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа активисты Ольга Комлевага "фейклар" тарату турында яңа маддә өстәгәннәр


Ольга Комлева
Ольга Комлева

Башта ул "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2нче маддәсе) гаепләнгән иде. Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара.

Коррупциягә каршы көрәш фонды эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп кулга алынган Уфа активисты Ольга Комлевага тикшерү яңа җинаять маддәсе өстәгән. Хәзер аны гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда да гаеплиләр, дип яза "Медиазона". Бүген, 23 июльдә Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсендә Комлеваның җинаять эше материаллары белән танышу вакыты мәсьәләсе каралды, басма утырыштан репортаж алып барды.

Ольга Комлевага ахыргы гаепләүне 11 июльдә белдерделәр. Гаскәр турында "фейклар" маддәсе нигезендә җинаять эшен ни сәбәпле ачулары исә билгеле түгел.

Бүгенге утырышта хөкемдар Борис Сафарин активистның җинаять эше белән танышу вакытын чикләгән. Бу эш 30 томнан тора.

Мәхкәмә утырышы тикшерүче Тельминов үтенече белән ябык булган. Имеш "экстремист оешманың" иректәге әгъзалары мәхкәмә утырышы ачык булса, бу эшнең нечкәлекләрен белергә мөмкин.

RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2нче маддәсе) гаеплиләр. Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.

  • Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Журналист сәяси тоткын Лилия Чанышеваны хуплады, активистларның мәхкәмәләренә йөрде.
  • Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондын 2021 елның июнендә "экстремист оешма" дип игълан иттеләр. Оппозиционерның оешмалары белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эзәрлекләве булган дистәләгән очрак турында билгеле. Коррупциягә каршы көрәш фондына әз генә акча күчерүне дә Русия хакимиятләре экстремизмны финанслау дип бәяли.
  • Быел майда "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты Комлеваны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG