Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы мәхкәмә социаль челтәрдә трансгендерлар байрагы белән фото чыгарган кызга штраф салган


Кыз трансгендерлар байрагына фотошоп белән үзенең йөзен беркеткән фото чыгарган булган.

Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе Ника Одинокованы экстремист символиканы күрсәтүдә гаепле дип тапкан (Административ хокук бозулар кодексының 20.3 маддәсе, 1 өлеше) һәм аңа мең сум штраф салган. Бу хакта "Парни плюс" басмасы яза.

Кыз "Вконтакте"да фотосын чыгарган булган, ул анда зәңгәр, ал һәм ак сызыклы байракка фотошоп белән үзенең йөзен куйган булган.

— Мине социаль челтәрләремдәге контент турында сөйләшергә прокуратурага чакырдылар (мөгаен экстремизмга каршы көрәш хезмәткәрләренең җентекле эшеннән соңдыр). Бүген бу очрашу нигезендә мәхкәмә булды - ВКда әллә кайчан чыккан, транс-байракка фотошоп белән йөзем куелган фото - экстремист символика буламы икәнен карадылар. Мәхкәмә бераз гына булса да, шулай була дип тапты һәм 1000 сум штраф салды, — дип сөйләгән кыз.

Басма искәртүенчә, якын вакытта активистка тагын бер мәхкәмә узачак, бу юлы "ЛГБТ-пропаганда" өчен, янәсе анысын башка бер язмасында тапканнар.

Бу - трансгендер кешеләрнең байрагын "экстремист" оешманыкы дип караган шундый беренче билгеле очрак, дип искәртелә.

Это первый известный случай, когда к символике "экстремистской" организации отнесли флаг трансгендерных людей. На данный момент неизвестно, останется ли дело против уфимской активистки единственным, отмечает издание.

  • 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды. Моның өчен кешеләргә 400 мең сум, оешмаларга биш миллион сумга кадәр штрафлар каралган.
  • Былтыр ноябрьдә Русиядә "Халыкара ЛГБТ хәрәкәтен" тыйганнар иде, аңарчы аны хакимиятләр экстремист дип таныды. "ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дию нәрсәне үз эченә ала - монысы әйтелмәде. Андый исемле оешма юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG