Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага каршы сугышып кайтканнар Башкортстан медицина университеты студентларын тактик медицина күнекмәләренә өйрәтәчәк


Студентларны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчылары өйрәтәчәген әйтмиләр. Әмма Башкортстан түрәсенең сәхифәсендә чыккан фотоларда ике хәрбинең киемендә "Вагнер" шевроннары бар. Бер фотода ул шевронны буяп куйганнар. 

Бу уку елыннан Башкорт дәүләт медицина университетында Тактик медицина үзәге ачылачак, дип хәбәр итте Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.

"Медицина хезмәткәрләре һәм хәрби тәҗрибәсе булган белгечләр көллият һәм югары уку йорты студентларын тактик медицина күнекмәләренә һәм гадәттән тыш хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәк", дип язган ул "Вконтакте"дагы сәхифәсендә.

Студентларны "махсус хәрби операциядә" (Украинага һөҗүмне Русия түрәләре шулай дип атый) катнашкан сугышчылар да өйрәтәчәк, алар "бик теләп ярдәм итәргә алынды", дип язган Забелин.

Дөрес, Башкортстан түрәсе студентларга "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчылары булышачагын әйтеп тормаган. Әмма ул үзенең сәхифәсендә чыгарган фотоларда ике хәрбинең киемендә "Вагнер" шевроннары бар. Бер фотода ул шевронны буяп куйганнар.

  • Былтыргы уку елында Казан дәүләт медицина университетында (КДМУ) кайбер дәресләргә хәрби медицина бүлеге кертелде.
  • Бакалавриатлар һәм белгечлекләрнең клиника дәресләренә хәрби-кыр хирургиясе, хәрби-кыр терапиясе, политравма бүлекләре кертеләчәк. Гигиена дәресләрендә - хәрби гигиена, хәрби токсикология һәм радиология, хәрби эпидемиология укытылачак, ә фармацевтиканы укыганда хәрби фармация дә өйрәтеләчәк, дип җиткергәннәр иде.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп керде. Шул вакыттан бирле Татарстан белән Башкортстан табибларын да яралыларны һәм басып алынган җирләрдәге халыкны дәвалау өчен сугыш барган урыннарга җибәрә башладылар.
  • Сугышка җибәрелгән табиблар арасында үлем очраклары да бар. Мобилизациягә эләккән Чаллыдагы хосусый ашыгыч ярдәм клиникасына нигез салган балалар табибы Николай Зотов һәлак булды.
  • Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен медицина ротасы төзүләре хәбәр ителгән иде. Медицина ротасына табиблар, шәфкать туташлары, инструкторлар, санитарлар һәм башкалар керәчәк диелде.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлагач һәм берничә тапкыр уңышсызлыкларга юлыккач, Русиядән ил тоткыннарын сугышка җибәрә башладылар. 2023 елның язына кадәр моның белән Евгений Пригожинның "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте шөгыльләнде.
  • 2022 елдан "Вагнер"га ялланган сугышчыларга ярлыкау бирәләр иде. Алар ярты ел хезмәт иткәннән соң иреккә чыгарылды. Ярлыкау турындагы фәрманнарны Русия президенты Владимир Путин имзалады.
  • Сугыштан кайткан вагнерчыларның кабаттан җинаять кылып төрмәгә кире эләгүе турында хәбәрләр күп булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG