Uzbekistan Airways Европага очканда Русия белән Беларус һава киңлекләрен урап үтә башлаган. Бу хакта Daryo басмасы хәбәр итә.
Дәүләт һава ширкәтенең очышлар маршрутын 20 гыйнвардан башлап үзгәрткәннәр, хәзер аның очкычлары Азәрбайҗан белән Төркия аша очачак.
Repost.uz ширкәттән бу хәл 25 декабрь көнне Казакъстанның Актау шәһәрендә Azerbaijan Airlines очкычы килеп төшүе белән бәйлеме дип сораган. "Юк, бу берникадәр саклык чаралары күрү һәм маршрутларны күпмедер оптимизацияләү", дип җавап биргәннәр Uzbekistan Airways матбугат хезмәтендә.
- "Азәрбайҗан һава юллары"ның Embraer E190 очкычы 25 декабрь көнне Бакыдан Грозныйга очыш башкарганда һәлакәткә юлыккан иде. Очкыч Казакъстанга утырырга мәҗбүр булган. Очкычтагы 67 кешенең 38е һәлак булды. Фаразларга күрә, очкыч Чечня өстендә Русиянең һава саклану системы тарафыннан утка тотылган.
- 9 гыйнварда Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков казаның сәбәбен ачыклау өчен "объектив, риясыз" тикшеренү уздырырга кирәк, дип белдерде.
- 6 гыйнварда Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев Бакының "гаделлек һәм бу фаҗигадә Азәрбайҗан ватандашлары һәлак булуга гаеплеләрне җәзага тартуны таләп итәчәген" әйтте. Алиев Русиядән очкыч казасында "гаебен тануын" һәм корбаннарга компенсация түләвен сорый.
- Гыйнвар башында Үзбәкстанның Qanot Sharq ширкәте Мәскәү, Петербур һәм Түбән Новгородка кайбер очышларын туктатты. Һава ширкәтендә моны "эшчәнлектәге ихтыяҗлар аркасында" дип аңлаттылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум