29 гыйнвар кичендә American Airlines һава ширкәтенең юлчылар ташучы очкычы төшеп утыруга якынлашканда, Вашингтондагы Роналд Рейган исемендәге дәүләт һава аланы янында күктә Sikorski H-60 хәрби боралагы белән бәрелешкән. Шуннан соң Потомак елгасына килеп төшкән.
Беренчел белешмәләргә күрә, Канзас штатындагы Уичито шәһәреннән Вашингтонга очкан очкычта 60 юлчы һәм дүрт экипаж әгъзасы булган. Хәрби күнегү ясап очкан боралакта исә өч солдат утырган, дип яза рәсми затларга сылтама белән CNN.
CNN язуынча, һәлак булучылар бар. Тәртип саклау оешмасындагы чыганагы әйтүенчә, коткаручылар әлегә судан исән калган бер генә кешене дә чыгармаган. Очкыч суда берничә кисәккә аерылган, аннан ерак түгел елгада боралак та ята, диелә.
NBC хәбәрчесе кимендә дүрт кешене Рейган һава аланындагы янгын бүлегенә китергәннәр дип җиткерә. Аларның әлегә нинди хәлдә булуы билгеле түгел.
Телеканал җиткерүенчә, Потомак елгасында суның җылылыга ике градус кына, кеше мондый суда тән тепмпературасы төшеп аңын югалтканчы ярты сәгать тирәсе генә кала ала.
CBS News телеканалы һәлакәт булган урында эшләүче полиция хезмәткәренә сылтама белән судан 18 үлгән юлчының мәетләрен чыгаруларын җиткерә. Телеканал чыганагы әйтүенчә, әлегә һәлакәттә исән калучыларны тапмаганнар.
CBS News Телеканал CBS News сообщает со ссылкой на полицейского, который работает на месте крушения, что из воды извлекли тела 18 погибших. По данным источника, вышивших в результате катастрофы пока не обнаружили.
АКШның Сивил авиация федераль идарәсе җиткерүенчә, фаҗига җирле вакыт белән иртәнге сәгать тугызларда булган.
Һәлакәт булган урында суга чумучылар (водолаз) катнашында зур эзләү-коткару операциясе дәвам итә.
Рейган исемендәге һава аланы бөтен очышлар туктатылуын белдерде.
АКШ президенты Дональд Трампка очкычның һәлакәткә юлыгуын җиткергәннәр. Ул моны "коточкыч хәл" дип атады һәм ашыгыч хезмәтләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте.
Транспорттагы иминлек дәүләт шурасы бу каза хакында тулы мәгълүмат туплавын белдерде.
Бу 2009 елдан бирле АКШта кешеләр арасында корбаннарга китергән беренче юлчы очкычы һәлакәте булды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум