Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярты елда “Татнефть”нең табышы 7,5 процентка төшкән


Моннан Татарстан бюджеты зыян күрә.

2024 елның алты аенда Татарстан икътисадының нигезен тәшкил итүче "Татнефть" ширкәтенең чиста табышы 118,4 млрд сум тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чорыннан 7,5 процентка азрак. Әлеге саннар оешманың ярты еллык хисабыннан күренә.

Ширкәтнең кереме 747 млрд сум тәшкил иткән, бу узган елдан 40 процентка күбрәк. Шул ук вакытта сатуның үз кыйммәте 43 процентка арткан.

Соңгы ярты елда Татарстан бюджетын коручы төп керемнәрнең берсен тәшкил итүче табышка салым 5,4 процентка кимеде. Салым түләүне иң күбе "Татнефть" оешмасы азайтты. 6 ай эчендә алар республика бюджетына 4 млрд сумга азрак күчергән булуы ачыкланды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов табышка салымның кимүенең сәбәбен нефть тармагында чикләүләр булуы, җитештерүнең акырынаюы белән аңлатты.

2023 елда да Татарстан нефтьчеләре республика бюджетына табыш салымын киметкән иде. Ул вакытта моны салымнарның күбрәк Мәскәүгә юллана башлавына бәйле дип аңлаттылар. https://www.azatliq.org/a/32437429.html

Былтыр Рөстәм Миңнеханов Татарстанда җыелган нефть салымнары Мәскәүгә күбрәк китәчәк дип белдерде. https://www.azatliq.org/a/32275800.html

2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 710 млрд сум салым тупланган. Шуларның 69 проценты — федераль үзәккә киткән, 31 проценты — республикада калган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG