Кунакханәләр, турлар һәм гүзәллек салоннары: Идел буенда хәләл бизнес ничек үсә

Хәләл кунакханәдә намаз кылу бүлмәсе. Иллюстратив фото

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач һәм шуның аркасында чикләүләр кертелгәч, Русия "дус булган" дәүләтләр, шул исәптән гарәп илләре белән хезмәттәшлеккә күчәргә тырыша.

Хәзер Русия төбәкләрендә Ислам дөньясына багышланган форумнар үтә, ә төбәкләрдәге эшмәкәрләр "хәләл бизнес"ның яңа форматларын уйлап табарга тырыша.

"Хәләл" Русия

Быел Русиядә соңгы вакытта узган эшлекле мөселман форумнарының берсе Сембердә узган иде. Анда "IIBF-2024" беренче Халыкара ислам бизнес-форумы үтте.

Оештыручылар белдерүенчә, форумда дөньяның 12 иленнән, беренче чиратта Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия илләреннән 150дән артык делегат катнашкан. Бу форумда фикер алышу үзәге булган төп мәсьәлә - хәләл бизнесны үстерү булды.

Берничә еллар дәверендә тагын бер популяр мәйданчык Татарстанда ачылып килә. Ул — "Русия — Ислам дөньясы: KazanForum 2024" Халыкара икътисади форумы. Быел форум кысаларында Russia Halal Expo күргәзмәсе үтте. Бу — Русия төбәкләренең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының икътисади һәм фәнни-технологик хезмәттәшлеге күргәзмәсе.

Быел чарада катнашучы илләр арасында Төркмәнстан, Азәрбайҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Либия һәм башкалар бар иде. Төп тема — "Ышаныч һәм хезмәттәшлек" булды. Шул ук вакытта күргәзмәдә сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту турында фикер алыштылар.

KazanForum кысаларында Kazan Halal Market дигән халыкара ярминкә дә үтте.

Азык-төлек тауарларыннан тыш, милли киемнәр, халык кәсепләре, дару үләннәре һәм башкалар тәкъдим ителде.

Казанда унынчы тапкыр "Halal market" узды

Мондый форумнар Башкортстанда да үтә. Әйтик, быел апрельдә Уфада Эшмәкәрләр өчен ислам форумы үтте. Анда катнашучылар бизнес өчен заманча хәләл финанс кораллары турында фикер алышты. Моннан тыш, 2016 елдан бирле Башкортстанда Башкортстан республикасының ислам бизнесы халыкара ассамблеясе эшли. Бу - хәләл бизнесны үстерүче эшмәкәр-мөселманнар берләшмәсе. 2024 ел мәгълүматларына күрә, башкорт ассамблеясендә 150ләп эшмәкәр бар, алар арасында зур һәм кече бизнес, стартаплар, хатын-кызлар бизнесы бар.

"Секрет фирмы" басмасы язуынча, Русия иң зур мөселман азык-төлек базарларының беренче унлыгына керә, шулай ук Salaam Gateway ширкәте белешмәләренчә, мөселманнарның азык-төлектән тыш тауарларын сатып алучылар саны ягыннан иң яхшы 10 ил арасында.

2019 елдан 2021 елга кадәр Русиядә сертификация бирелгән хәләл продукциянең күләме өч тапкырга арткан.

Дөрес, моның белән беррәттән Русияне мөселманнарны эзәрлекләве һәм рәсми затлар авызыннан чыккан исламофоб фикерләр өчен тәнкыйтьлиләр.

БУ ТЕМАГА: Татарстан мөфтие Русия колонияләрендә мөселманнарга итсез меню булмауга зарланды

Хәләл ризык, рестораннар һәм китереп бирү

2023 елның гыйнварында "Русия сыйфат системы" (Роскачество) Росстандартта ирекле "хәләл" сертификациясе системы теркәде.

Апрельдә "Русия сыйфат системы-Хәләл" Русиядә беренче мәртәбә Аккредитация федераль хезмәтеннән аккредитация алды.

Мондый сертификатны беренче булып алган ресторан - Уфаның Zaman by Tubatay рестораны булды, ул аны 2023 елның декабрендә алды.

Әмма Идел буе төбәкләрендә, аеруча Татарстан һәм Башкортстанда хәләл ризыклар аңа кадәр үк популяр иде.

2014 елда Казанда беренче "хәләл"супермаркет - "Бәхетле" ачылды. Быел ширкәтләр төркеменең маркетинг мөдире Николай Ивлев хәләл продукциягә ихтыяҗ һәрчак зур булды, әмма хәзер сәламәт туклану тренды ярдәмендә дә арта, чөнки "хәләл" тамгасы күпләр өчен азык-төлекнең сыйфат һәм куркынычсызлык ягыннан өстәмә гарантиясе булып тора, дип сөйләде.

Быелгы белешмәләргә күрә, "Бәхетле" челтәрендә 200дән артык исемдәге хәләл азык-төлек бар, шулай ук ул ширкәтләрне һәм мәктәпләрне дә хәләл ризык белән тәэмин итә.

Мәсәлән, "Бәхетле" челтәре СИБУР заводы эшчеләрен ашата, шулай ук Татарстанның тугыз районындагы 200дән артык мәктәпне һәм балалар бакчасын хәләл ризыклар белән тәэмин итә.

БУ ТЕМАГА: "Бу — безнең күптәнге хыял". Казанда мөселман мәктәбе төзергә җыеналар

Башкортстанда да хәләл азык-төлек сата башлаган кибетләр бар. Мәсәлән "Байрам" һәм "Сабантуй" кибет челтәрләренә ия булган "Салют" идарәче ширкәтенең баш мөдире Павел Антипин бөтен сатыла торган ашамлыкларның бишләп проценты хәләл, дип сөйләгән иде.

Шулай да әлегә Башкортстанда мәгариф оешмаларын хәләл азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсе катлаулырак.

Башкортстан республикасының Ислам бизнесы халыкара ассамблеясе башкарма мөдире Лилия Әхмәтгалиева әйтүенчә, әлегә республикада мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын хәләл ризыклар белән тәэмин итү җайга салынмаган.

— Бу зур проблем. Бигрәк тә дин тотучы мөселманнар өчен. Гадәттә, аларның балалары күп, һәм бөтенесен дә шәхси балалар бакчаларына бирү — акча ягыннан мөмкин булмавы да бар. Алар балаларын гомуми белем бирү мәктәпләренә һәм гадәти балалар бакчаларына бирергә мәҗбүр. Савытта ашарга салып җибәрергә, яки итле ризык бирмәүне сорарга мәҗбүрләр, — дип сөйли Әхмәтгалиева.

Аның әйтүенчә, хәләл ризык белән тәэмин итүчеләр җитәрлек түгел, белем бирү оешмаларында хәләл туклану белән проблем булуы да шуңа бәйле.

Кайбер очракларда "хәләл" тамгалы продукция тирәсендә низаглар да чыга. Мәсәлән былтыр Башкортстанда хәләл казылыкта дуңгыз ДНКсы тапканнар иде.

Хәләл азык-төлектән тыш, Русиядә хәләл кафелар белән кызыксыну да арта.

Томски дәүләт университеты тикшеренүендә әйтелгәнчә, соңгы биш елда хәләл кафелар белән кызыксыну ике тапкырга арткан. Шуның нәтиҗәсендә хәтта популяр, тиз әзерли торган кафе челтәрләре дә хәләл рестораннар ача. Мәсәлән 2023 елның декабрендә "Бургер Кинг" Казанда тулысынча хәләл булган рестораннарын ачып җибәрде: алар Зәкиев һәм Мәскәү урамнарында ачылды.

"Бургер Кинг" вәкилләре бөтен ризыклар да хәләл стандартларына ярашлы эшләнгән, аларны әзерләү этапларын Татарстан диния нәзарәте контрольдә тота, дип ышандыра.

Казанда хәләл ашау урыннары күп. Татарстанда мондый урыннарның бер үзенчәлеге дә бар: изге Рамазан аенда мөселманнар таңнан алып кояш батканчы ураза тота һәм мондый урыннарның эш сәгатьләре дә үзгәрә. Кояш баткач ураза тотучылар дуслары һәм гаиләләре белән ифтарга җыела. Рамазан аенда Казандагы кайбер хәләл туклану урыннары сәгать кичке алтыдан соң гына ачыла һәм төн уртасында гына ябыла. "Итле" ресторанының да эш сәгатьләре үзгәрә.

"Итле" ширкәтләр төркеме хуҗасы Руслан Хәйретдинов ит кибете ачудан башлап җибәргән кеше. Соңрак бу хәләл ит кибетен ит ресторанына үзгәрткәннәр. Хәзерге вакытта ширкәтләр төркеменең китереп бирү хезмәте дә, тиз һәм кыйбат булмаган туклануны күз уңында тоткан "Итле Bistro", шулай ук әзер хәләл ризыклар фабрикасы - "Итле Kitchen"ы бар.

Хәйретдинов бизнесының тулысынча хәләл булуын сөйли:

"Безнең ширкәткә хәләл акчалар гына керә: тыелган ссуда процентлары да, моның белән бәйле әйберләр дә юк. Дин тотучы хезмәткәрләр өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылган: аерым зоналар, чишенү бүлмәләре, намаз бүлмәләре бар. Кулланыла торган чималның ничек килеп җитүен нык контрольдә тотабыз, аны үзебез эшкәртәбез".

Хәйретдинов ресторанга дин тотучылар гына килми, дип сөйли.

— "Хәләл" стандартларга ярашлы эшләвебезне исәпкә алсак, безгә дин тотучылар күбрәк килергә тиеш кебек. Тик бу алай түгел. Мәсәлән бер бистро "Казан нуры" мәчете биләмәсендә урнашкан. Тик андагы кунакларны күбесе — дини кешеләр түгел, дип сөйләгән иде ул "Бизнес Online"га.

Мәчет бинасында туклану урынын Хәйретдинов коронавирус пандемиясеннән соң ача алган.

Пандемия вакытында "Казан Нуры" мөтәвәллияте рәисе, Казанның элекке мэры һәм Татарстан президенты ярдәмчесе Камил Исхаков мәчет биләмәсендә буш торган бинаны хәләл кафе итеп кулланырга тәкъдим итте, дип сөйли ул.

Ресторан хуҗасы биредә тантаналы һәм дини чаралар, шул исәптән ифтар үткәреп була торган аерым заллар да булдырган.

Руслан Хәйретдинов "Halal Lifestyle-ны алга җибәрүне" — үзенең миссиясе һәм бурычы дип атый.

— Бүгенге заман җәмгыятендә Halal Lifestyle мәдәнияте, ягъни тормыш рәвеше буларак - хәләл бик актуаль. Ул кешеләрнең аңлы тормыш рәвеше алып баруын, яхшы күңеллелеген һәм этикасын, әйләнә-тирәдәгеләргә, җан ияләренә һәм дөньяга экологик мөнәсәбәтен чагылдыра. Аллаһ билгеләгән кагыйдәләрне үтәү - бөтен кешеләр өчен дә иминлекнең нигезе, дип сөйли Хәйретдинов.

БУ ТЕМАГА: Татарстан мөфтие 2024 елны хәләл яшәү рәвеше елы дип игълан итте

Уфада иң танылган тиз туклану челтәре — "Сытый Батыр" да хәләл ризыклар сата. Нигез салучылары Артур Җиһаншин һәм Салават Галимов беренче ноктаны 2017 елда ача.

Галимов үзе — Михайловка авылы мәчетендә имам-хатыйб, ә Җиһаншин — Кыргыз-Миякә авылындагы мөселман оешмасына нигез салучыларның берсе. 2024 елга булган белешмәләргә күрә, Уфада челтәрнең кимендә тугыз сәүдә үзәге ачылган. Үзләренең бер әңгәмәләрендә "Сытый Батыр"га нигез салучылар Башкортстанның башка шәһәрләрендә — Стәрлетамакта, Нефтекамада һәм Октябрьскида да үз нокталарын ачу ниятләре турында әйтте.

— Мөселманнар буларак, "хәләл булмаган" әйбер эшли алмыйбыз. Эшкуар — үзенә табыш алу өчен барысын да эшләргә риза дип уйларга кирәкми. Алай түгел, дип сөйләгән иде алар.

Хәләл ризык белән бәйле тагын бер сервис Башкортстанда узган ел барлыкка килгән. Уфада яшәүче Айгөл һәм Линар Усмановлар республика башкаласында хәләл кейтеринг ачып, мөселманнарга бәйрәм табыннары өчен ризыклар тәкъдим итә.

— Безнең хыял — Русия буйлап һәм чит илдә федераль челтәр ачу. Франшизалар белән кызыксынмыйбыз, чөнки киләчәктә сатып алынган итнең хәләллеге белән бәйле җаваплылыкны үзебезнең өскә ала алмаячакбыз, моны күзәтеп тору катлаулырак булачак. Ә хәзерге вакытта мин моның чынлап та хәләл булуына гарант булып торам, дип сөйләгән әңгәмәсендә Айгөл Усманова.

Татарстан республикасы хәләл продукцияне чит илләргә сатуны актив рәвештә үстерергә тырыша. Быел сентябрьдә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин GAC Accreditation Centre - Фарсы култыгының аккредитация оешмасы вәкилләре белән очрашты. Татарстан диния нәзарәтенең хәләл стандарты комитеты GAC-та аккредитация алу өчен гаризаны әле 2023 елда ук тапшырган иде. Аккредитация процедурасы тәмамланганнан соң, Татарстан оешмалары үзләренең продукциясен Фарсы култыгы илләре аудиторлары килгән өчен өстәмә акчалар түләмичә генә чит илгә чыгару мөмкинлеге алачак.

Быел майда "Агроэкспорт" башлыгы Дмитрий Краснов 2030 елга Гарәп култыгы илләренә һәм Мисырга хәләл продукция экспортының күләме 700 млн доллардан артып китәргә, ягъни өч тапкырдан да күбрәккә артырга мөмкин, дип белдерде.

БУ ТЕМАГА: Башкортстан Кытайга хәләл сыер ите сата башларга мөмкин

Хәләл свитшотлар, сарафаннар һәм йөзү киемнәре

Русия төбәкләрендә 2014 елга кадәр "хәләл" киемнәр базары әле өйрәнелмәгән һәм тәкъдим ителмәгән иде. Әмма 2024 елда вазгыять башка: ислам динен тотучылар өчен кием брендлары артканнан арта бара.

Гадәттә "хәләл" киемдә табигый тукымалар кулланыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитеты рәисе Марат Низамов әйтүенчә, "хәләл кием" дигән төшенчә юк, әмма аерым бер кагыйдәләр бар.

— Дин тотучыларның киемнәре табигый тукымалардан булырга, өлгеләре Ислам кануннарына туры килергә, ягъни гаурәтне (башка кешеләрдән яшерелергә тиешле тән өлешләрен) капларга тиеш. Ирләрдә бу карыннан башлап һәм тездән астарак өлешләр, хатын-кызларда — уч төбе, бит һәм аяк табаныннан кала бөтен гәүдәсе. Мөселманнарның киемнәренә бик күп таләпләр бар. Ирләр ефәк кия һәм алтын тага алмый, ә хатын кызларга бу - әгәр игътибарны җәлеп итмәсә, рөхсәт ителә, дип сөйли Низамов.

Быел апрельдә Казанда Fashion Iftar узды — мөселман модасын күрсәттеләр. Чара беренче тапкыр 2017 елда үткән иде, ул чакта анда 300ләп кеше килде. 2023 елда катнашучылар саны меңнән дә артты. Казанның Irke мода йорты, Alga спорт киеме милли бренды, дизайнерлар Мәрьям Чумакова, Луиза Скипина һәм башкалар үзләренең яңа коллекцияләрен күрсәтте.

Быел майда KazanForum кысаларында да мөселман киемнәре күрсәтү чарасы үтте. Modest Fashion Day-га Русиядән, БДБ илләреннән һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядән дизайнерлар килде. Modest fashion — мода индустриясендә заманча юнәлеш, ул тыйнаклыкның яңа эстетикасын чагылдыра.

2019 елда Казанда SABR брендына нигез салучылар Русиядә иң зур modest fashion кибете ачты. Мөслимәләрнең бу кием брендына 1996 елда дизайнер Гөлфия Хәлиуллина нигез салган иде. Яңа креатив мөдир килгәннән соң, бренд мөслимәләр арасында sport-casual юнәлешен үстерә башлады. 2018 елның җәендә Чаллыдагы тегү цехына өстәмә буларак Казанда да тагын бер җитештерү урыны ачылды. Хәзерге вакытта SABR традицион фасоннар, бизәкләр, табигый тукымалар һәм ачык төсләр белән эш итә.

Уфаның Laleli бренды мөслимәләр өчен көндәлек кием җитештерә — күлмәкләр, костюмнар һәм озын итәкләр.

Бренд мамык һәм җитен кебек табигый материалларга өстенлек бирә. Ябулы хатын-кызлар өчен Laleli шейла- яулыклар, хиҗап, намаз уку өчен күлмәкләр һәм башка куя торган төрле әйберләр, әйтик ташлар белән бизәлгән, кулдан эшләнгән кайма (ободок) тәкъдим итә.

2018 елда Казанда "Акварена" спорт-сәламәтләндерү комплексындагы бассейн җитәкчелеге бер мөслимәгә мөселман хатын-кызларының махсус йөзү киеме — буркини белән коенуны тыйган иде.

Спорткомплекс вәкилләре мондый төр киемне - оешманың эчке кагыйдәләре тыя, дип аңлатты. Бу хәлгә прокуратура тыкшынган иде. Хәзер исә мөселман киемнәре брендлары мөслимәләр өчен спорт киемнәрен, шул исәптән йөзү киемнәрен дә яңадан карарга чакыра. Мәсәлән Уфадан SAHARA бренды лайкра белән плащ тукымадан тегелгән озын туника, лайкра башлыктан һәм киң ыштаннан торган йөзү киеме тәкъдим итә.

Казандагы Inshelline брендына нигез салган Сабина Хәмитова мөселманнар өчен үзенчәлекле йөзү киемнәре сатып танылды. Беренче йөзү киемен ул үзе ясаган һәм эскизны тегүчегә биргән булган.

"Шул йөзү киеме белән сәяхәттә төшерелгән фотоны Instagram-да чыгаргач, язылучыларымда шул кадәр кызыксыну, сораулар өермәсе һәм мактау сүзләре туар дип уйламаган идем. Мөслимәләрдә генә түгел, бәдәннәре, сәламәтлекләре һәм стильләре турында кайгыртучы сөйкемле кызларыбызда да", дип сөйләгән иде ул бер әңгәмәсендә.

Inshelline бренды костюмнары йөзү өчен генә түгел, залда күнегүләр ясау, фитнес, йога, пилатес өчен дә туры килә.

БУ ТЕМАГА: Fashion iftar гаугасы: ни өчен дин урыслаша?

Хәләл медицина һәм гүзәллек салоннары

2019 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитеты Русиядәге кайбер дарулар, мәсәлән "Мезим" хәләл түгел дигән нәтиҗәгә килде. Моңа даруда дуңгыз панкреатины кулланулары сәбәпче булды. Дин ягыннан тыелган башка компонентлар арасында: желатин, хайваннардан препаратлар, кан, кармин һәм башкалар бар. Әгәр дә ниндидер даруда тыелган компонент булып, әмма бу дару нәтиҗәле булса һәм аналогы булмаса, мөселманнарга аны кулланырга ярый.

Татарстан Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитетының шәригать бүлеге белгече Хәбир Абдуллов хәләл медицинаның нинди булырга тиешлеген аңлаткан иде. Хезмәт күрсәтүче эшчеләр, табиблар һәм башка белгечләр авырулар белән бер үк җенестән булырга тиеш.

— Исламда бүленеш бар - ирләр хатын-кызлар белән буталмаска тиеш, ягъни якын туганнар булмасалар, алар белән тән бәйләнеше булмаска тиеш, диде Абдуллов.

Шулай да ашыгыч очракларда капма-каршы җенестәге табибларга мөрәҗәгать итү рөхсәт ителә.

Хәләл медицинаның мөһим үзенчәлекләреннән берсе — авыруларга йолаларны үтәргә мөмкинлек бирү. Мәсәлән бәдрәфләр тәһарәт алу өчен өстәмә кирәк-яраклар белән җиһазландырылырга, намаз кылу бүлмәләре булырга тиеш. Ә ятып дәваланучыларга хәләл ризык бирелергә тиешле. Медицина калдыкларын юк итү белән бәйле таләпләр дә бар. Ислам кануннары таләп иткәнчә, калдыкларны яндырырга ярамый, аларны күмәргә кирәк.

Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин мөселман медицинасы Русия кануннарына каршы килми, дип ышандырган иде.

— Дөньяви медицинага һәм мөселман медицинасына бүлү турында сүз бармый, медицина бездә бер. Аерым бер хезмәтләрне дин тотучыларның теләкләрен исәпкә алып күрсәтү турында сүз бара, диде Мөхәммәтшин.

2016 елның маенда Казанның "Мәк" хосусый клиникасы медицина хезмәтләрен ислам кануннарына ярашлы итеп күрсәтә башлады һәм Татарстан Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитетыннан таныклык алды.

БУ ТЕМАГА: Мөселманнар COVID-19га каршы вакцинаның хәләллеге белән кызыксына

Шул ук елны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Русиядә ислам кануннары нигезендә эшләячәк беренче медицина үзәген ачарга тәкъдим итте. Беренчел бәяләмәгә күрә бу проект 6,7 миллион доллар булыр дип фаразланды. Аның инвесторы — Татарстанның дин тотучылар җибәргән акчаларны җыеп бара торган "Вакыф" фонды иде.

Хәзерге вакытта Казанда да Уфада да махсус намаз кылу бүлмәләре еш очрый. Мәсәлән элегрәк Казанның "9С" стоматология клиникалары челтәре намаз уку бүлмәләре ачкан иде. Клиника сайтында әйтелгәнчә, табиблар авыруларга шәригать кануннарына ярашлы хезмәт күрсәтә.

Казанның "Скандинавия" бала тудыру йорты ислам кануннарына ярашлы бала таптыра. Мондый хезмәтләр күрсәтү хокукын клиника 2019 елда Татарстан мөселманнары диния нәзарәтеннән алган.

Бала табу йортының сайтында әйтелгәнчә, медицина хезмәтләре күрсәткәндә ислам этикасы нормалары һәм кагыйдәләре саклана, ә эш һәм ял графиклары намазлар вакытын исәпкә алып көйләнә. Бала таптыру яки операция үткәрү өчен хатын-кызлардан торган бригада төзелә, медицина хезмәткәрләре авыруның гаурәтен чит күзләрдән яшереп, каплап тора.

Уфада беренче хәләл поликлиника 2010 елда ачылган. Аны ачуда Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитеты да турыдан-туры катнашкан. Хәләл дип саналган нормалардан тыш, "Здоровье плюс" клиникасында пәйгамбәр медицинасы — бал һәм кара әнис мае белән дәвалау, хиҗама, сөннәткә утырту һәм башкалар да бар. Шулай ук клиникада өсләрне алыштыру, намаз кылу өчен урыннар каралган.

2018 елда Уфаның 13нче шәһәр хастаханәсендә ике гыйбадәт бүлмәсе ачылды — мөселманнар һәм православлар өчен. Аларга медицина хезмәткәрләре үзләре дә, авырулар да керә ала. Әгәр авыру гыйбадәт бүлмәсенә үзе бара алмый икән, аның янына бүлмәгә дин әһелләре үзләре керә ала.

Мөселманнарга хезмәт күрсәтүче гүзәллек салоннарының да үз үзенчәлекләре бар. Әйтик мөштәриләргә спиртсыз косметика гына тәкъдим ителә, ирләргә — ирләр, хатын-кызларга исә хатын-кызлар хезмәт күрсәтә.

Kajal гүзәллек салонына нигез салган Лана Карпенко әйтүенчә, гадәти салоннардан төп аерма - биредә табигый ингредиентлар белән эшлиләр.

— Безгә төрле кызлар килә: мөселманнар да, мөселман булмаганнар да. Коръән кушканны гына үтәүчеләр бар — алар кашларын да йолкымый. Мөселман салоннарында бары тик табигый әйберләр белән эшлиләр, беренче урында кына тора.

Шулай ук бу салоннарда хайван майлары һәм алкоголь булган бизәнгечләр куллану да тыела. Мөселман хатын-кызларына кашларын йолку, татуаж ясату яки гаурәт тирәсендә йоннарын йолкыту тыела. Моннан тыш гель-лак белән тырнак та буятмыйлар диярлек, бигрәк тә аны бизәмиләр, чөнки бу игътибарны җәлеп итә. Әгәр буяу яки лак тырнак өслеген каплап тора икән, аны сөртеп атмыйча тәһарәт дөрес булмый, шуңа тәһарәт алыр алдыннан тырнак буявын сөртергә, ясалма тырнакларны алып ташларга кирәк.

Әмма мөслимәләргадәти булмаган дизайннар белән шәригать кануннарын бозмыйча гына йөрхнең ысулларын тапкан. Моның өчен йөзек-тырнаклар кулланыла, бу йөзекләр бармак очларына тыгыз итеп кереп утыра һәм тырнакларың буялган кебек күренә. Аларны теләсә кайчан салып ташларга да мөмкин. Моны Британиядән косметолог һәм тырнак сервисы остасы Карен Бойл уйлап тапкан, соңорак ул социаль челтәрләрдә дә таралды.

Хәләл кунакханәләр һәм турлар

2023 елда, кунакханә хуҗалары, туроператорлар һәм Татарстанның туризм дәүләт комитеты катнашкан түгәрәк өстәлдә, республикада туристларны хәләл стандартларына ярашлы итеп кабул итү проблемы турында фикер алыштылар.

"Турист-мәгълүмат үзәге" оешмасы мөдире Любовь Ковалева Иран, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре кебек мөселман илләреннән килгән туристларга Казан да, Татарстан да кызыклы, әмма республикада ислам динен тотучылар өчен кунакханәләр җитми, дип белдергән иде.

– Әйе, аларга Казан, тулаем алганда мөселман иле кызыклы, аларга монда уңайлы. Әмма шундук проблем туа – ризыклары тулысынча хәләл булуы белән ничә кунакханә мактана ала? – дип сорау бирде ул.

Ковалева Мәскәү кунакханәләрендә бу проблем хәл ителгән – анда хәләл һәм гадәти фуршет сызыклары ясалган, дип искәртте. Мөселман илләреннән килгән туристлар юлыга торган тагын бер проблем – кунакханәләрдә намаз уку бүлмәләре булмау.

Быел Русиядә туризм һәм кунакларны кабул итү өлкәсендә Muslim Friendly стандартларыны ярашлы хезмәтләр күрсәтүне сертификацияли башладылар. Аның нормаларын Русия төбәкләрендәге мөфтиятләр белән бергә Роскачество каршындагы "Хәләл" компетенцияләр үзәге әзерләгән иде.

Аңа ярашлы, кунакханәләрдә хәләл стандартлары сакланган бүлмәләр булырга тиеш, алар кунакханәдәге барлык бүлмәләрнең кимендә 10 процентын тәшкил итәргә, бүлмәләрдә кеше яки хайван ясалган рәсемнәр булмаска, хәләл ашату булырга, бүлмәләрдә кыйбла тарафы күрсәтелергә, намаз кылу өчен җитәрлек мәйдан, биде яки гигиена душы булган юыну бүлмәсе булырга, бүлмәләрдә исерткеч эчемлекләр булмаска тиеш.

Моннан тыш Muslim Friendly стандартына туры килсен өчен кунакханәләр мөштәри сораган вакытта намазлыклар, намаз уку өчен чиста хатын-кыз киемнәре, Коръән бирергә, ә кунакханәдә эшләүчеләр ислам хокукы нормалары нигезендә укытылган булырга тиеш.

FMCG базары белгече Дамир Гобәйдуллин әйтүенчә, соңгы ике елда эчке туризм үссә дә, хәләл кунакханәләр нигездә Кытай, Иран һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән туристларга кирәк.

– Казан туристларны шактый җәлеп итә. Республикага төрле күргәзмәләр, чаралар һәм конференцияләр вакытында эшлекле яки бизнес максатларында килүчеләр дә аз түгел. Хәләл кунакханә сервисы хезмәтенә ихтыяҗ һичшиксез булачак, чөнки ислам дөньясы илләреннән килүчеләрнең бер өлеше шундый таләпләр, гадәтләр белән килә, дип аңлаткан Гобәйдуллин "Вечерняя Казань"га.

2016 елда Башкортстан башкаласы Уфада Azimut кунакханәсе ислам динен тотучы кунакларга хезмәт күрсәтергә рөхсәт бирә торган сертификат ала. Кунакханәдә намаз кылу бүлмәсен җиһазландыралар, бүлмәләрдә кыйбла юнәлешен күрсәтеп куялар. Кунаклар соравы белән намазлыклар, Коръән, дисбеләр бирелә. Azimut – Башкортстанда хәләл сертификаты алган беренче кунакханә була. Тагын бер шундый сертификатны Ural Tau ала.

Хәләл туризмның тагын бер төшенчәсе – ислам динен тотучылар өчен турлар. Бу Хаҗга яки Гомрәгә сәяхәт булырга мөмкин. Хаҗ кылу програмына гадәттә Мәккә белән Мәдинә шәһәрләренә бару һәм дини йолалар уздыру керә. Татарстанда хаҗ сәфәрләрен Татарстанның "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми хаҗ-операторы оештыра. Хаҗилар өчен республикада дүрт төрле програм бар, кунакханәләренә, сәфәр озынлыгына, маршрут, ашату һәм башка хезмәтләргә карап аларның бәясе 4500 доллардан башлап 11 600 долларга кадәр булырга мөмкин.

Башкортстан мөселманнары исә хаҗга бары тик Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең туризм оешмалары аша гына бара ала. Башкортстаннан хаҗга соңгы тапкыр быел июньдә киттеләр. Анда 277 кеше барды, шуларның 100е – Башкортстанда яшәүчеләр иде.

Башка илләргә дә "хәләл" турлар булырга мөмкин. Мондый турлар вакытында дин тотучыларга хәләл ризыклар ашаталар, хатын-кызлар белән ирләр өчен аерым көйләнгән пляжлары, сауналары һәм бассейннары булган "хәләл-курортларда" яшәтәләр.

Мөселман турларын тәкъдим итүче туризм агентлыклары күп. Мәсәлән Казандагы "Пегас Туристик" мөселманнарны Пхукет утравына Казаннан туры очыш белән тур тәкъдим итә. Хәләл туклану контрольдә тотылачак, дип ышандыра.

Агентлык шулай ук тулысынча хәмерсез мохит, хәләл рестораннар һәм ирләр белән хатыннар өчен аерым инфраструктура объектлары булган кунакханәләр тәкъдим итеп, Дубайга ялга җибәрә. Мөселманнар өчен Истамбул, Иерусалим, Мисыр, Согуд Гарәбстаны һәм Малайзия кебек юнәлешләр дә бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!