Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие татар авылларында Эндаумент-фонд ысулын кулланырга чакырды


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Хәзерге вакытта аның хәләл өлгесе эшләнгән.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин татар авылларында Эндаумент-фонд ысулының хәләл юлын кулланырга чакырды. Бу хакта ул 21 августта Әлмәт шәһәрендә узган Татарстан Диния нәзарәте күчмә пленум утырышында белдерде.

— Эндаумент-фонд моделе буенча Нобель фонды эшли: галим үлгәннән соң аның акчалары кыйммәтле кәгазьләргә салына һәм аларның табышы хисабына галимнәргә әлегә кадәр премияләр түләнә, — дигән ул. — Бу схеманы инкыйлабка кадәр татарлар да кулланган, һәр мәчет янында керем китерә торган вакыф милке: кибетләр яки арендага бирелә торган мәйданнар булган. Ләкин бу схема шәһәрдә генә яхшы эшли, ә авылда нишләргә? Бу очракта Эндаумент-фонд бик урынлы!

Мөфти сүзләренчә, Татарстан мөфтияте Эндаумент-фондның хәләл схемасын булдырган, хәзер ул Русия ислам институтында сынала.

Камил Сәмигуллин алга таба Татарстан районнарында бу фонд нигезендә эш итәргә була дип мөхтәсибләргә сөйләгән.

Әлмәттә узган пленум утырышы барышында Эндаумент-фонд системы һәм Диния нәзарәте тарафыннан эшләнгән башка ислам финанс продуктлары белән таныштырганнар. Бер ел эчендә 14 финанс оешмасы өчен 15 ислам финансы хезмәте эшләнгән.

Бүгенге көндә Татарстанның дин өлкәсендә хәйриячелек түбән дәрәҗәдә булуына зарланала. Мәсәлән, республикадагы мәдрәсә укытучысының уртачак хезмәт хакы — 17 мең сум. Казанның ислам динен кабул итүнед 1 мең еллык исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин бүгенге акчага кытлык мәсьәләсен вакыф системын корып хәл итәргә була дип саный. Вакыф системы эшләгән дәвердә мәчетне дә, мәдрәсәләрне дә тотарга, эш хакы түләргә дә булыр иде, дигән иде ул.

Татар авылларында исә, белемле муллалар җитми. Русия ислам институты ректоры Рәфик Мөхәммәтшин төп проблем дип имамның хезмәт хакы йә бөтенләй булмавы, яисә ул бик түбән дәрәҗәдә булуы дип сөйләгән иде. Элегрәк Татарстанда эшләүче 700гә якын мулланың белеме булмавы да әйтелгән иде.

Эндаумент-фонд — ул хәйрия максатында кулланылучы һәм даими керем китерүче капитал. Бу фондта бер тапкыр бирелгән акчалар сакланып кала, алардан алынган табыш яки инвестиция керемнәре фондның үз максатына ярашлы тотыла.

Вакыф — дини оешмалар карамагында булган мөселманнарның кире тартып алынмый торган милеге. Русиядә инкыйлабка кадәр җир, мәчет янындагы кибетләр, сәүдә йортлары вакыф милке саналган һәм татар мәчетләре, мәдрәсәләре шул хакка яшәгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG