Бүген Татарстанда 99 мең мигрант яши.
Техниканы тәртиптә тотар өчен быел 6 млрд сум кирәк.
Сәлахетдиновны Кама Аланындагы сәүдәгә корылган бер оешмадан 120 мең сум тирәсе ришвәт алуда шикләнәләр.
Күп балалы таҗик гаиләсенә фатира алуга сертификат бирүләре Түбән Камада яшәүчеләрнең ачуын чыгарган. Моны "Крокус"тагы фаҗигага бер ел уңаеннан бирелгән бүләкме", дип сораучылар да бар. Түрәләр исә аларның гаиләсе сертификат бирер өчен бөтен яклап та туры килде, дип аңлата.
Боралак заводы Казан һәм Яшел Үзәндәге проектлау белән шөгыльләнүче һәм җиһазлар белән тәэмин итүче ширкәтләргә акча тиеш.
Азатлык Радиосы ике республикадан кимендә 9043 кеше үлеме турында хәбәр таба алды. Мәгълүмат ачык чыганаклардан эзләнә, чын саннар зуррак булырга мөмкин.
Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасы үсмерләр арасында экстремистик һәм террорчыл активлыкны булдырмас өчен мәктәп укучылары, студентлар арасында мәҗбүри социаль-психологик тест уздырырга тәкъдим иткән иде.
Февраль уртасында Русия думасы комитеты Татарстанның җирле үзидарә реформасы өлгесенә төзәтмәләрен исәпкә алган иде. Калган төбәкләрдә авыл шураларыннан өлешчә (25 төбәктә) яки тулысынча (26 төбәктә) баш тартырга ниятлиләр. 20 төбәктә исә инде баш тартканнар да.
Сайланып алучылар КФУның Югары мәктәбендә укыячак."Теория аз булачак, аудиторияләрдә күп вакыт үткәрмәячәкбез", дигән програм җитәкчеләренең берсе.
Моны журналистлар Яшел Үзәндәге хәрби комиссариатны яндырмакчы булган ирнең мәхкәмә утырышлары барган чакта ачыклаган.
Татарстанда яшәүчеләргә бирелгән ипотека кредитлары 657 млрд сумны тәшкил итә. Вакытында түләнмәгән ипотека бурычлары бер ел эчендә ике тапкырга диярлек арткан. Республикада яшәүчеләрнең гомуми кредит бурычлары исә 1,12 трлн сум. Вакытында түләнмәгән кредитлар 20 процентка күбәйгән.
дәвам