Дүшәмбедә гарәп илләре лигасының Каһирәдә узган чираттагы утырышында Сүриягә икътисади чикләүләр кертү карарын 22 әгъза илнең 19ы хуплады. Сүриягә кертеләсе чикләүләр:
Әсадка якын түрәләрнең чит илдәге матди байлыгы туңдырылачак; Сүриядә алып барылган гарәп проектларын финанслау туктатылачак; Лига илләреннән Сүриягә очкычлар очмаячак, рәсми сәфәрләр кылынмаячак; иң кирәкле тауарлардан кала бөтен сәүдә элемтәләре өзеләчәк.
Сүрия бу карарларны гарәп лигасының илгә карата хыянәт буларак кабул итте. “Әлеге икътисади чикләүләр Сүрия халкына каршы әзерләнгән”, - диде Сүриянең рәсми мәгълүмат чаралары.
Лиганың карарына Төркия дә кушылды. Каһирә утырышында катнашкан төрек тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу “Сүрия хакимияте безнең нәрсә әйтәсе килгәнне аңлар һәм мәсьәлә гаиләбез (Төркия һәм гарәп лигасы) эчендә чишелер дип өметләнәм. Гыйракта һәм Либиядәге вакыйгалар кабатланмасын иде”, - дип белдерде.
Шул ук утырышта катнашкан Төркия премьер-министры ярдәмчесе Али Бабаҗан: “Төркия ярдәм итмәсә, Гарәп илләренә чикләүләр кертү авыр булыр иде”, - диде.
Шул ук вакытта лиганың бу карарны ни рәвештә гамәлгә ашырачагы билгеле түгел, чөнки Сүриянең күрше гарәп илләре аның иң зур сәүдә партнеры булып тора, дип яза Financial Times.
Шулай да гарәп дәүләтләре лигасының әлеге адымы Сүрия икътисадына шактый тискәре тәэсир итәчәк һәм шуның белән илнең хакимиятенә басым ясаячак, дип яза басма.