Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселманнар тоткарланган


"Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы Айрат Шакиров
"Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы Айрат Шакиров

Казанда "Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы Айрат Шакировны биш тәүлеккә сак астында калдыру карары чыгарылган. Аның хатыны ире турында төне буе хәбәр булмавын әйтә.

Айрат Шакиров һәм Арслан Сәлимҗанов Казанда Воровский урамында тимер юл вокзалы янында 25 июньгә каршы төндә тоткарланган. Алар машинада булганнар. Шакировның хатыны Регина әйтүенчә, иренең тоткарлануы турында ул иртән генә белгән. Бу хакта Шакирова Азатлыкка сөйләде.

– Регина, бу хәл ничәдә була?

– Төнге уникеләр тирәсендә. Айрат бары үзенең дустына шалтыратырга өлгергән. Шул вакытта аның телефонын тартып алганнар һәм аның дусты Айратның полициядән документларын сораган тавышларны ишетеп калган. Тарткалаш машинада барганга охшаган. Аннары иремнең телефоны сүнгән.

Мин төне буе полиция бүлекләренә, эчке эшләр министрлыгына, ышаныч хезмәтенә шалтыраттым һәм беркайда да ирем турында мәгълүмат ала алмадым. Полиция тоткарлаган очракта протокол язарга тиеш иде бит. Димәк ниндидер бүлектә мәгълүмат булырга тиеш иде. Сәгать 10да миңа полиция хезмәткәре шалтыратып иремнең инде Мәскәү районы мәхкәмәсенә китерелүен хәбәр итте. Мин дусларым белән анда бардым, әмма инде утырыш тәмамланган иде. “Ни өчен аны тоткарлауларын, нигә миңа хәбәр итмәүләрен” сорадым, әмма миңа беркем дә төгәл җавап бирмәде. Мәхкәмә карарын шулай ук миңа бирмәделәр. Нәтиҗәдә "Ирегез биш тәүлеккә сак астында калачак һәм сез бу карарны шикаять итә алачаксыз" дип әйттеләр. Башка мәгълүмат булмады.

– Машина сезнең ирегезнеке идеме?

– Юк. Ул Арсланның машинасы. Ирем баштан ук аның белән булганмы, әллә аннары гына килгәнмe – анысын да белмим. Полиция хезмәткәреннән: "Машина аныкы булмагач, ник минем иремне алып киттегез?" дип сорадым. Җавап булмады.

– Бу тоткарлау машина белән бәйле идеме?

– Полиция хезмәткәрләре машинаны тикшерергә теләгән дип аңладым.

– Тикшергәннәрме соң?

– Әйе һәм машинаны алып киткәннәр.

– Машинада ниндидер шикле әйберләр табылганмы?

– Юк берни дә тапмаганнар. Ә менә ни сәбәпле машинаны карарга теләүләрен полициядә шулай ук әйтмәделәр. Хәтта алар полиция хезмәткәрләре булуы турында документ та күрсәтмәгән.

– Машинада берни тапмаулары турында сезгә кем әйтте?

– Мин бу хакта интернетта укыдым.

– Димәк, сез иртәнгә кадәр ирегезнең кайда икәнен белмәдегез?

– Әйе. Мин полициягә шалтыратып кеше югалуы турында гариза язачагымны әйттем. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре үзләре минем өйгә килде.

– Бу кайчан булды?

– Бу шул ирем югалгач төнге сәгать 3тә булды. Алар үзләрен полиция хезмәткәрләре буларак таныштырды һәм башка бернинди документларын күрсәтмәде. "Бары сезнең белән сөйләшеп алырга һәм фатирны тикшерергә телибез", диделәр. Мин аларга: "Сез фатирны тикшерергә түгел, ә минем иремне эзләргә тиеш", дип аларны кертмәдем. Аннары алар китеп барды.

– Алар күп идеме?

– Белмим, чөнки ишек аркылы сөйләштем. Мин өйдә ике бала белән берүзем генә идем. Аннары иртә белән шалтыратып полиция бүлегенә сөйләшүгә чакырдылар, әмма мин анда бармадым. Шуннан соң бер ярты сәгать узгач мин иремнең мәхкәмәдә икәнен белдем. Бу бит канун бозу булып тора. Кеше югалган дип саналырга мөмкин.

– Ә сезнең ирегез белән тоткарланган Арслан Сәлимҗановны сез беләсезме?

– Юк белмим.

– Ирегезне тоткарлауга нәрсә сәбәп була ала дип саныйсыз?

– Һич кенә дә әйтә алмыйм. Ни өчен тоткарлануын белү миңа да кызык. Бу ниндидер башбактаклык. Универсиада алдыннан мөселманнар һәм мөслимәләргә "бәйләнүләр" артты. Метрода да аларны тикшерәләр. Күрәсең, шул рәвешле эшләгәннәрен күрсәтәселәре киләдер.

– Ирегез нәрсә белән шөгыльләнә иде?

– Ул төзелештә эшләде.

– "Әл-Ихласта" имам да булып торган идеме?

– Әйе булды. Әмма мәчет тә, мәхәллә дә ябылды бит инде. Инде мәхәлләдә анда әби-бабайлар гына иде.
XS
SM
MD
LG