Әлеге лагерьгә Русиянең төрле төбәкләреннән 10-16 яшьтәге 167 бала килгән. Күбесе лагерьдә беренче тапкыр гына түгел, бер килгәннәр моннан аерыла алмый, ди оештыручылар.
Ике атна дәвамында балаларга татар теле укытыла. Тарих, бию, кул эшләре, журналистика, милли көрәш, татар ашлары буенча мастер класслар да үткәреләчәк.
"Милләтебез хәзинә"ләренең максаты – чит төбәкләрдә яшәүче татар балаларында халкыбыз һәм мәдәниятебезгә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
"Быелгы сменада яшь әйдәманнар күп, бездә төрле акцияләр уздыру гадәткә кереп бара: кул эшләре акцияләре, кулдан открыткалар ясап аларны почта аша әти-әнигә җибәрү һәм башка чаралар", – дип сөйләде Азатлыкка "Идел" яшьләр үзәге мөдире Ләйсән Төхвәтуллина.