Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия дәүләт театры Флорид Бүләковның әсәрен сәхнәләштерә


Рига тамашачысы
Рига тамашачысы

Латвия дәүләт театры – Дайлес театры – Флорид Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме..." әсәрен сәхнәләштерә.

Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме...” исемле тамашаның премьерасы Риганың Дайлес театрында 21 октябрь көнне көтелә.

Баш рольләрне театр артистлары – Индра Бике, Юрис Барткевичс, Элина Дзелме, Мартиньш Почс – башкара. Латыш теленә әсәрне режиссер Паулс Тимротс үзе тәрҗемә иткән.

Күренекле драматург Флорид Бүләковның исеме Башкортстан белән Татарстанда гына түгел, ә Русия күләмендә дә, чит илләрдә дә мәгълүм. Аның пьесалары төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан иде. Бүләков әсәрләре Башкортстан, Татарстан сәхнәләрендә генә түгел, ә башка күп төбәкләрнең һәм чит илләрнең дә 150ләп театрында куелды һәм алар бүген дә репертуардан төшми.

Башкортстанның халык язучысы Флорид Бүләков быел гыйнвар аенда 67 яшендә вафат булды. 45 яшенә кадәр ул фәкать журналист буларак кына билгеле иде. Шуннан соң аның драматург таланты да ачылып китте. Бүләков соңгы егерме ел эчендә иң җимешле иҗат итүче әдипләрнең берсенә әверелгән иде.

XS
SM
MD
LG