Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Камал: "Галиәсгар Камалга музей сүздә генә калды"


Искәндәр Камал
Искәндәр Камал

Татар драматургы Галиәсгар Камалның нәсел дәвамчылары күп, әмма әлегәчә аның исемендәге музей булдырылмады. Режиссер Марсель Сәлимҗанов белән Камалның элеккеге мөдире Шамил Закировның Казанда татар шәхесенә һәйкәл урнаштырырга дип тырышып йөрүләре дә онытылды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Иске Татар бистәсе буйлап җәяүле сәяхәтләреннән соң, билгеле шәхесләргә бәйле йортларның кайберләре төзекләндерелде. Мондый бәхет Нариманов урамындагы 48нче йортка да тәтеде. Билгеле булганча, монда танылган драматург Галиәсгар Камал яшәгән. Әлеге йортны кунакханә итәләр дигән хәбәрләр дә булды. Галиәсгар Камал нәселенең аксакалы Искәндәр Камал биредә музей ясарга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан иде. Әмма әлегәчә бу йорт буш тора.

Искәндәр Камал – драматург Галиәсгар Камалның энесе Габдрахман Камалның улы. Белеме белән юрист. Эчке эшләр министрлыгында хезмәт юлын подполковник дәрәҗәсендә тәмамлаган. Ул – Казанны чагылдырган открыткалар, фотосурәтләрнең бай коллекциясе иясе.

– Искәндәр абый, сез данлыклы шәҗәрәнең кайсы тармагы вәкиле? Бүген бу нәселдән тагын кемнәр бар?

– Галиәсгар Камалның ике энесе, бер сеңлесе турында мәгълүматлар бар. Тагын кыз туганнары булган, ләкин алар турында мәгълүматлар сакланмаган. Абдулла абый – артист Камал I, әтием Габдрахман – Камал II булып театр тарихына кереп калган. Сеңелләре Зәйнәп Камалова да шушы ук юлны сайлаган, анысы күчмә театр артисты иде. Мин – Габдрахман Камалның өченче улы. Ике улы беренче хатыннан булган, ә мин икенче хатыныннан туганмын. Апам да бар, ул Мәскәүдә тора. Әти миңа 10 яшь чакта вафат булды. Лаеклы ялга чыккач, әти әйткәннәрне искә төшереп, архивта эзләнү эшләрен башладым.

"Ревизийская сказка"ларны өйрәнеп, балаларыма истәлек булсын дип шәҗәрәне төзедем. Хәзерге вакытта Галиәсгар Камалның алты оныгы бар. Алар Әлмәттә, Казанда, Ульянда яши. Үзләренең дә оныклары үсеп җитте. Үземнең ике улым, оныкларым бар. Моннан тыш әтигә, аның абыйсы Абдулла абыйга, Зәйнәп апа һәм Фатыйма апа Камаловага кагылышлы мәгълүмат эзләдем. Шулай ук әлеге шәхесләрнең гаилә альбомнары минем кулга килеп иреште. Күп фотолар турында, кызганыч, мәгълүмат юк, берни язылмаган.

Шулай да "Сәйяр" труппасының бер фоторәсемен таптым, сатып алдым. Бу фото миңа анда Абдулла абый булуы белән кадерле. Ул Кәрим Тинчурин белән янәшә басып тора. “Сәйяр”нең тагын берничә фотосы күчермәсен эшләттем. Чөнки аларда әти дә, Абдулла абый да бар. Бу фотоларның оригиналлары архивта бар диделәр, берсе академия театрының музеенда сакланырга тиеш. Букинистлар кибетендә Галиәсгар Камалның 1929 елда чыккан китабын очраттым. Кызганыч, аның титул бите юк, шуңа күрә кайбер фактларны ачыклап булмый. Китапка беренче кисәк дип язылган, аның икенче кисәге бармы – белеп булмый. Дәүләт китапханәсе каталогыннан карадым, анда да юк. Эзләнүләрне дәвам итәргә кирәк.

"Сәйәр" театраль труппасы
"Сәйәр" театраль труппасы

– Галиәсгар Камал мирасы кайда саклана?

– Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының архивында Галиәсгар Камалның фонды бар. Андагы документлар белән таныштым, фотосурәтләрне карадым. Аларның күбесе миңа билгеле. Быел “Безнең мирас” журналы әтинең истәлекләрен бастырып чыгарды. Анда ул абыйсының үзен 8-9 яшьлек чагында Тукайны кунакка чакырырга җибәрүе турында яза. Бу истәлекләр фондта бар иде, әмма ул чакта гарәп шрифтын белмәгәч укый алмаган идем. Миңа бу кызык булды, чөнки ике шәхеснең аралашып яшәве турында моңарчы укыганым булмады. Безгә Тукайның Камалны татарның Островские дип йөртүе турындагы фикере килеп ирешкән.

Дәүләт музеендагы фонд белән дә таныштым. Якшимбаев дигән рәссам Галиәсгар Камал исән чакта аның фотосурәтеннән портретын ясаган булган. Бу картина улы Әнәс абыйда сакланган иде. Оныгы Фидакарь аны музейга тапшырды. Нариманов урамы, 48нче йортта абыйның китап шкафы, язу өстәле калган иде. Фидакарь аны мәрхүм Шамил Закиров бик сорагач, академия театрына тапшырды. Алар хәзер өченче каттагы кечкенә генә музейда урын алды.

Без, туганнар, үзара аралашып яшибез. Инде оныкларның үзләренә дә 50 яшь тулды. Алар арасында мин – иң өлкәне. Исән чакта үземдәге ядкәрләрне, шәҗәрәне, фотосурәтләрне оныкларның кайсына да булса биреп калдырырга дигән уй белән яшим.

– Казанның Нариман урамындагы Галиәсгар Камал яшәгән йорт төзекләндерелде. Тик аның ничек куллануы хакында бернинди дә мәгълүмат юк, анда кунакханә оештырыру турында да сүз булды, музей дигән фикер дә яңгырады. Йорт хәзер кем карамагында?

– Йортка капиталь ремонтны Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы ясады. Анда өч бүлмә бар. Шушы йортның эчендә кечкенә генә музей оештырылыр дип уйлыйм. Ул йорт хәзерге вакытта оныклар карамагына тапшырылган булырга тиеш. Аларга ул сатып бирелде. Хәзер сату-алу документлары әзерләнә. Юридик процесслар озак бара.

Үз вакытында без Казанда музей булдыру турында сүз башлаган идек, тырышып йөрдек. Зилә Вәлиева министр булганда музей төзибез дип тә ышандырган иде, әмма ул эшеннән китте һәм бу сүздә генә калды.

Галиәсгар Камалның шәхси әйберләре дә, документлары да таралып беткән. Ул вакытта музей булдырыйк, саклап калыйк дип беркем дә уйламаган. Әнәс абыйда кайбер документлар булган әле, хәзер аны улы Фидакарь саклый. Бу язулар гарәп шрифтында булганлыктан без аларны укый алмадык. Күпчелек документлар исә дәүләт архивларында, ә театрга кагылышлы фотосурәтләр миндә фондларга караганда күбрәк сакланган.

Камалга куелырга тиешле һәйкәл турында әллә ни белмим. Марсель Сәлимжанов башлаган эш дип беләм. Аннары аның артыннан мәрхүм Шамил Закиров та күп йөргән. Сынчы Рада Нигъмәтуллина макетын да ясаган, аны Камал театрның 100 еллыгында фойеда халыкка тәкъдим дә иткәннәр. Артыгын белмим.

–​ Галиәсгар Камалның туган җире турында махсус күпертелгән бәхәсләрнең кайтавазы бүген дә ишетелә. Бу сорауга да ачыклык кертсәгез иде.

– Галиәсгар Камалны тудырыр өчен дәү әни махсус дәү әти ягына Сикертән (элекке Мамадыш өязе, хәзерге Арча районы) авылына кайта. Ул заман кагыйдәләре буенча, бала туган урынында пропискага кертелгән. Әмма күбрәк дәү әни ягында Масрада тәрбияләнгән. Чөнки дәү әнинең әтисе хәллерәк кеше булып исәпләнгән. Галиәсгар Камал шул рәвешле Казанда, Масра, Сикертән авылларында тәрбияләнгән. Авыл мәдрсәсеннән тыш рус мәктәбендә дә белем алган дип уйлыйм. Әти дә шундый мәктәптә укыган булырга тиеш, чөнки русча грамоталы яза иде. Моны кулъязмаларыннан чыгып әйтәм. Үзе исән чагында танышларга русча гаризалар язып бирә иде һәм әйтүенчә, аның гаризалары белән эшләр уңай хәл ителә торган булган. Театрда әти озак эшли алмады, чөнки 1938 елда туберкулез белән авырып китте. Өйдә язу, истәлекләрне барлау кебек эшләр белән мәшгуль булды.

Татар драматургы Галиәсгар Камалның элеккеге фотосурәте
Татар драматургы Галиәсгар Камалның элеккеге фотосурәте

–​ Cез тарихи Казанны чагылдырган открыткалар, фотосурәтләр коллекциясе иясе дә. Шулардан чыгып, Казанның тарихи йөзенә нинди бәя бирәсез?

– Иске акчалар, маркалар җыю белән дә хирысланып алган идем. Соңыннан Казанның фоторәсемнәрен җыю белән мавыгып киттем. Хәзерге вакытта миндә Казан открыткаларының фонды зурлардан дип саныйм. Ике меңгә якын тарихи фоторәсемем бар. Аларда тарих булганга, халык белән дә бүлешәсем килде.

Башта 1898-1918 елгы Казан открыткаларыннан торган китап нәшер иттем. Аннан соң Алабуга, Чаллы, Тәтеш, Минзәлә шәһәрләренең фоторәсемнәрен туплап чыгаруга ирештем. Болар барысы да пенсия акчасына эшләнде. Хәзерге вакытта тагын бер китап әзерләнеп ята. Анда НЭП чорындагы Казан фотолары урын алачак. Коллекциямдә 1919 елда төшерелгән фотосурәтләр дә бар. Алар картонга ябыштырылган "Казан сурәтләре паспартуда" дип атала. Паспартуга ябыштырылган фотографияләр КФУ китапханәсендә дә, Милли музейда да, шәхси коллекционерларда да бар. Шуларның бөтенесен җыеп альбом чыгарырга дигән уйларым бар. Әмма моның өчен матди ярдәм итүче кирәк. Казан өчен зур әһәмияткә ия булган бу материалны бәлки дәүләт үз кулына алыр. Бу фоторәсемнәр открыткаларда кабатланмый. Менә шушы китапны нәшер итүгә дә ирешсәм, үземне Казан өчен бераз булса да файдасы тигән кеше дип санар идем.

Шәһәрнең тарихи өлешенә зур зыян килде. Меңъеллыкка әзерләнгәндә каланы матурларга дигән уйны чынга ашыруны күп кенә йортларны ватудан башладылар. Шәһәрнең урамнары үзгәрде, яңа йортлар төзелде. Иске шәһәрнең яме китте. Заманында Сталин да Мәскәүнең үзәген әнә шулай җимереп үзгәртергә дигән идея биргән, аны башкарып та чыкканнар. Киң урамнар, яңа йортлар кирәк, ләкин элеккеге бистәләр сакланып калса, туризм бәрабәренә тагын биш-алты Мәскәү төзерлек акча эшли алган булырлар иде. Бу хәл бездә дә кабатланды.

Үзем Сафьян урамында тудым. Ул агач йортлардан тора иде. Барысын да сүтеп, таш йортлар салдылар. Урамның ямен җибәрделәр. Президент Рөстәм Миңнеханов җәяүле сәяхәтләрен башлагач, кайбер тарихи йортлар сакланып калды. Кайберләре яңадан торгызылды. Туристларга иске Казан, элеккеге рух кыйммәтле. Без генә кадерен белмибез.

XS
SM
MD
LG