Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Шурасы татар телендә элмә такта булмаган өчен штраф турында канун кабул итте


Энгель Фәттахов чыгыш ясый
Энгель Фәттахов чыгыш ясый

Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасының 30нчы утырышында татар телендә элмә такталар булмау өчен штраф салу турындагы канун өлгесен берьюлы өч укылышта кабул иттеләр.

Әлеге канун өлгесенә ярашлы, Административ хокук бозулар турында Татарстан кодексына үзгәрешләр кертелә. Канун Татарстан президенты тарафыннан имзаланганнан со җирле үзидарә оешмаларына телләр турындагы канунның элмә такталарга кагылышлы өлешен бозучыларга штраф салу хокукы бирелә.

Икетелле элмә такталар өчен штраф турында Мөхәммәшин җавабы
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00

Канун өлгесен берьюлы өч укылышта кабул итүне Дәүләт Шурасы депутаты Рафил Ногманов сорады. Аның сүзләренчә, үзгәрешләрне Татарстан юстиция министрлыгы да, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. Канун өлгесе өчен 77 депутат тавыш биде, берсе каршы булды, тагын бер депутат тавыш бирүдән баш тартты.

Үзгәрешләрне кабул итүне сорап, депутатлар каршында Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Министр сөйләвенчә, Татарстанның эре шәһәрләрен тикшергәннән соң элмә такталарның нибары 25 проценты гына ике телдә дә язылуы ачыкланган. "Әлеге канунны кабул итү бюджеттан акча сорамаячак, федераль кануннарга каршы килмәячәк", ди Фәттахов һәм моңа охшаш кануннарга нигезләнеп эшләүче Башкортстан, Кабарда-Балкар, Бурят, Саха республикаларын атады.

Элмә такталарны ике телдә дә куймаучыларга нибары 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр штраф каралган. Татар теле өчен җан атучы депутат Разил Вәлиевнең "штрафларның күләме арттырылырмы" дигән соравына Энгель Фәттахов "башта берникадәр тәҗрибә кирәк, аннан соң бу сорауга кире әйләнеп кайтырбыз", диде.

Административ хокук бозулар кодексына һәм җирле үзидарә оешмаларына Татарстан республикасы дәүләт вәкаләтләрен бүлү турындагы канунга үзгәрешләр кертүне Татарстан Дәүләт Шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты 27 июньдә хуплаган иде.

Казан эшмәкәрләренең күпчелеге элмә такталарны икетелле итүне хуплый, ләкин бу турыда канунны үтәмәгән өчен штрафка тартуга катгый рәвештә каршы чыга.

XS
SM
MD
LG