Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле кырымтатар эшмәкәре Велиляевның кайда булуы билгесез


Велиляев йортында тентү вакытында
Велиляев йортында тентү вакытында

27 апрель Бакчасарайда кырымтатар "Салачык" кафесын җирле прокурор таләбе буенча мәхкәмә карары белән ябылырга мәҗбүр иттеләр. Тентүләрдән соң тоткарланган Ресуль Велиляев һәм Али Бариевның кайда булуы билгесез.

Бу хакта кафе үзенең Facebook битендә хәбәр итте. "Салачык"ның хуҗасы Марлен Асанов Хизб ут-Тәхрир оешмасында катнашуда гаепләнеп 2017 елның октябрендә сак астына алынган иде. Ул вакытта кафе янына автобусларда килгән кораллы куәт төркемнәрен кырымтатарлар җыелып каршы алган иде. Кырымтатар ризыклары әзерләүче "Салачык" хәләл кафесы 2001 елдан бирле эшләп килә, 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң монда даими тикшерүләр, тентүләр узып торды.

Кафе язмышы 7 майда узачак мәхкәмәдә каралачак.


Карасубазарда (Белогорски) 26 апрель көнне Велиляевлар гаиләсенең "Гузель" сәүдә үзәкләре, "Крымопт" ширкәтләрендә, Велиляевларның өйләрендә тентүләрдән соң Ресуль Велиляев һәм Али Бариев Акмәчеткә китерелде.

Аларның нинди статуста сак астында тотылуы билгеле түгел. Русиядә тыелган Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров аларның икесенең дә Мәскәүгә алып кителүен белдерде. Чубаров Велиляевны тентү һәм тоткарлауның чын сәбәбе узган президент сайлауда үз ширкәтләрендә эшләүчеләрне сайлауга барырга мәҗбүр итмәве була ала диде.

Бу язма әзерләнгәндә Ресульнең энесе, эшкуар Ремзи Азатлыкка аның кайда булуын әйтә алмады.

Кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров исә Ресуль Велиляевның кулында 30дан артык азык-төлек сәүдә үзәкләре, кафе, рестораннар, күнакханәләр, базалар, машиналар паркы бар, анда эшләүчеләрнең саны ике меңгә җитә, күбесе кырымтатарлар, алар артында гаиләләре бар. Аның эшен туктатсалар, бу гаиләләр нишләячәк? Болай итеп кырымтатарларны Кырымнан акрын гына китәргә мәҗбүр итә алалар диде.

Бу тентүләргә җавап буларак, кырымтатар активистларының Карасубазар янындагы Ак Кая тавына зәңгәр кырымтатар әләме урнаштырганы хәбәр ителде.

Рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, тоткарланганнарның якыннары мәсьәләне сәясиләштермәскә үтенгән. Ниндидер сөйләшүләр бара дигән фаразлар да бар.

XS
SM
MD
LG