Эшмәкәр, курчаклар җитештерүче Эльза Хөснетдинова һәрбер кыз балада татар курчагы булырга тиеш, дигән фикердә. Татар курчаклары ярдәмендә телне үзләштерү җиңелрәк, ди ул. Эльза күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Республика җитәкчесе аңа нәрсә вәгъдә иткәне, киләчәктә нинди табыш алырга ниятләгәне, ни турыда хыялланганы хакында Эльза Азатлыкка сөйләде.
– Эльза, сез үзенчәлекле бизнес башлагансыз. Кызык, кирәкле, әмма катлаулы. Ни рәвешле бу эшкә тотындыгыз?
– Берничә ел элек иптәш кызым баласына бик сәер курчак сатып алды. Мин аны мәгънәсез, хәтта балага зыянлы дип таптым. Ник сатып аласың дип сорагач, ә нәрсә сатып алырга соң дип мине аптырашта калдырды.
Чыннан да, сайлау мөмкинлеге күп, әмма араларында мәгънәле уенчыклар, курчаклар юк диярлек. Без – мөселманнар гаиләсе, шуңа балабыз нәрсә, ничек уйный, тәрбияви тәэсире нинди булганына игътибар итәбез. Кибетләрдә мөселман балалары өчен курчаклар гомумән юк дигән нәтиҗәгә килдем. Өйдәге курчакка мөселман күлмәген тегеп карадым, яулык бәйләдем. Матур килеп чыкты, үземә ошады. Кызым булса яратып уйнар иде дигән нәтиҗәгә килдем. Шул рәвешле "Минем Әминә" дип исемләнгән мөселман курчагы барлыка килде, ул намаз укый белә, Коръән сүрәләрен укый. Тәрбия эшендә бик булыша, курчакка ияреп сүрәләр өйрәнә, намазга басарга тырыша.
Сөембикә ярдәмендә телне үзләштереп була
Шул рәвешле татар теленә дә өйрәтә торган курчак ясап була бит дигән уй килде.Телне белмәү проблемы миңа да кагыла. Үзем дә татар телен бик начар белгәнгә күрә аны өйрәнү миңа актуаль. Татар телле курчак барлыкка килде. Аның исеме – Сөембикә. Ул татарча сөйләшә, тәрҗемә дә итә. Аның ярдәмендә телне үзләштереп була. Аның беренче өлеше Питрәч районы хакимияте ярдәме белән ясалды, миңа 117 мең сум биреледе. Питрәч районындагы авылларның кешеләре, тел, кием үзенчәлекләрен исәпкә алып, Шәле кызы, Күн кызы кебек курчаклар барлыкка килде. Гомумән, төрле районнарның үз курчаклары була ала. Һәрбер төбәкнең үз сөйләме, үз киеме, алар гына кулланган матур сүзләр яки җырлар, мәзәкләр бар бит. Шуларны кулланып матур курчаклар ясап була.
Кызык бер күзәтү: татарча сөйләшкән Сөембикәне халык күбрәк сорый, сатып ала. Әминә, Айшә курчаклары да сатылды, әмма татар курчаклары барлыкка килгәч, алар белән күбрәк кызыксына башладылар. Сөембикә Әминәгә караганда популяррак булып китте.
– Ә курчакның барлыкка килү процессы ничегрәк?
– Курчакларны "Весна" фабрикасынан сатып алабыз. Бала өчен уенчыкның сыйфатлы материалдан ясалуы кирәк. Әйе, алар кыйммәт, әмма фабриканың сертификациясе бар, аларның эшләнмәләре сыйфатлы икәнен беләбез. Без курчакларны матур итеп киендерәбез. Эскизларны үзебез ясыйбыз. Әнием – тегүче, тагын ике кыз аңа ярдәм итә. Моннан тыш без курчакларны тавышландырабыз. Алар безнең ярдәмдә сөйләшә башлый. Аудиога текстны сайлау, аны студиядә яздыру, көйләү – катлаулы эш. Вакыт сузылырга мөмкин. Барысы да кулдан бит. Шул рәвешле уенчыклар кыйммәт булып чыга да.
– Халыкта ихтыяҗ бар, әмма уенчыклар кыйммәткә төшкәнгә күрә сатып алучылар күп түгел. Арзан булысын өчен зур тираж белән чыгуы кирәк, әмма кече эшмәкәрнең моңа әлегә куәте юк. Сез бу мәсьәләне ничек хәл итәргә телисез?
– Бер курчак 3500 сум тора. Һәр кыз баланың үз курчагы булырга тиеш, дигән теләк бар, әмма үзебезгә зыянга да эшли алмыйбыз. Бу кыйммәт, барысы да сатып ала алмый, курчакларның үзкыйммәтен киметергә кирәк. Шул сәбәпле Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттек.
Беренче очрашуга бер курчак булдырылды, ул президент белән татарча исәнләште, "Минем исемем – Сөембикә" дип сәлам бирде. Рөстәм әфәнде, афәрин, дип мактады. Бер очрашкач тагын ярдәм сорап хат яздым, очрашуга чакырдылар. Шәле кызы, Күн кызы курчакларын күрсәттем. Президент аларның күлмәкләрен яхшыртырга, сүзләрен үзгәртергә тәкъдим итте. Хисапларга, саннарга өйрәткән, әкият, мәкальләр, мәсәлләр сөйли торган курчаклар булса яхшы булыр дип сөйләштек. Миңнеханов җитештерү күләмен арттыру өчен Казанның халык кул эшләнмәләре техникумы белән берлектә эшләп була дип тәкъдим итте, анда белгечләр дә, җиһазлар да, кешеләр дә бар.
– Болар барысы да акча таләп итә. Яхшы, афәрин дип мактау белән генә чикләндеме президент, әллә финанс ярдәм булырмы?
Татар курчагы Татарстанның һәрбер балалар бакчасында булсын
– Татар кызы, татар малае дигән курчак Татарстанның һәрбер балалар бакчасында булсын дигән фикерне җиткерде. Бу күрсәтмә аның ярдәмчеләренә әйтелде. Беренче партия ясалачак, әмма бу эш Милли музей ярдәме белән эшләнәчәк. Музейда татар киеме нинди булырга тиешлегенең үрнәкләре бар, без аларга таянып эшләячәкбез. Аннары Татарстан мәдәният министрлыгы да карарга, расларга тиеш. Аннары гына бу курчаклар массалы рәвештә җитештереләчәкме, юкмы дигән карар чыгарылачак.
– Ә Миңнеханов белән очрашуга эләгү җиңелме? Татарстанда кече, урта бизнеска ярдәм итү ничек куелган?
– Әйтәм бит, хат яздым һәм мине чакырдылар. Үз бизнесым да бар, Татарстандагы мөслимә эшмәкәрләр департаменты җитәкәчесе дә булып эшлим. Без күбесенчә курслар оештырабыз, чөнки күбесе эшне башларга курка. Кече бизнеска ярдәм бар ул. Төрле бизнес инкубаторлар да эшли. Дүрт ел элек эшне башлаганда без ялгыз идек, хәзер кемгәдер мөрәҗәгать итеп була, консультация белән ярдәм итәләр.
– Татар теле белән вазгыять катлаулы, сез үз курчакларыгыз белән татар телен үстерергә тырышасыз. Перспективасы бармы сезнеңчә?
– Татар теле мәсьәләсе сәясәткә әверелде, әмма минемчә, телне өйрәнмәгәндә, ата-аналар, әби-бабайлар белән элемтәләр өзелсә, тел югалачак. Татар теленең сакланышына өлешемне кертәм икән, шуның белән бәхетлемен. Киләчәктә Татарстан, Идел буе төбәкләрендә татар курчакларын сатуны оештырырга телим. Ә иң зур хыялым – уенчыклар җитештерү фабрикасы булдыру.