Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрь Рим Идиятуллин вафат


Рим Идиятуллин (1940-2018)
Рим Идиятуллин (1940-2018)

Күренекле татар шагыйре, үткер журналист Рим Идиятуллин 79 яшендә бакыйлыкка күчте.

Рим Идиятуллин 1940 елда Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылында туган. Әтисе Икенче дөнья сугышында хәбәрсез югала, әнисе дүрт баланы аякка бастыра. Гаиләдәге төпчек малай Рим күрше Илек авылында җиде еллык мәктәп тәмамлаганнан соң Уфага килеп, элек "Галия" мәдрәсәсе булган 15 санлы мәктәптә укый. Аны тәмамлагач дүрт ел заводта эшли, аннары Башкортстан дәүләт университетына укырга керә. Филология факультетының татар-урыс бүлегендә өч курсны тәмамлаганнан соң, матди хәлләре авыр булу сәбәпле, читтән торып укуга күчә. 1965 елдан "Кызыл таң" гәзитендә эшли. Кече әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары була.

Ул - татар һәм башкорт телләрендә чыккан биш китап авторы. Аның китап исемнәре үзләре бер мәгънәгә ия. Беренче китабы – "Хәерле иртә" башкорт телендә 1983 елда басылып чыккан иде. Аннан соң "Хәерле көн", "Хәерле кич" һәм "Хәерле төн" исемле китаплары дөнья күрде.

Шагыйрь кыска гына шигырьләргә дә зур мәгънә, тирән фикер салу остасы иде.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рим Идиятуллин 2010 елда Һади Такташ исемендәге бүләккә лаек булды.

Шагыйрьне соңгы юлга озату 14 сентябрь узачак.

* * *

2017 елның апрелендә Казанга Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең "Шигырь һәм җыр бәйрәме"нә килгәч Рим Идиатуллин Азатлыкка татар һәм башкорт халыкларын бер-беренә якынайту турында фикерләрен белдергән иде.

Рим Идиятуллин: "Татар белән башкорт гореф-гадәт алмашып яшәргә тиеш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:59 0:00

XS
SM
MD
LG