Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда танылган галим һәм халык шагыйре Рәшит Шәкүр вафат


Рәшит Шәкүр. Архив фотосы
Рәшит Шәкүр. Архив фотосы

Уфа шәһәр шурасы Рәшит Шәкүр белән хушлашуның бүген, 24 июньдә җирле вакыт белән сәгать иртәнге унда Уфадагы Башкортстан дәүләт филармониясендә үтәчәген хәбәр итте.

Кичә, 23 июньдә Башкортстанның халык шагыйре, башкорт әдәбияты аксакалы, танылган галим Рәшит Шәкүр вафат булган. Бу хакта "Башинформ" җиткерә. Аңа 87 яшь иде, озак вакыт авырды.

"Рәшит Закир улының башкорт халкы тарихын һәм мәдәниятен саклауга керткән өлеше зур, диде республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова. - Ул Тарих, тел һәм әдәбият институты каршында башкорт энциклопедиясе бүлеген оештырды. 1996 елда аның җитәкчелегендә республикада "Башкортстан" дигән беренче энциклопедия чыкты. Рәшит Шәкүр - 30лап китап авторы, алар төрле жанрларда язылган, шул исәптән тугыз шигырь җыентыгы да бар. Аның шигырьләрендә туган җиренә кайнар мәхәббәт, туган телне саклау, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр чагыла. Рәшит Закир улы Башкортстан республикасының дәүләт гимнының әдәби тексты авторларыннан берсе", дип хәтерләтте министр.

Уфа шәһәр шурасы Рәшит Шәкүр белән хушлашуның бүген, 24 июньдә җирле вакыт белән сәгать иртәнге унда Уфадагы Башкортстан дәүләт филармониясендә үтәчәген хәбәр итте.

Фәнни һәм әдәби эшчәнлегеннән тыш, Рәшит Шәкүр "Урал" Башкорт халык үзәген җитәкләде һәм республика суверенитеты өчен көрәштә актив катнашты.

2020 елда Азатлык Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүгә 30 ел уңаеннан ул тарихи көннәрдә катнашкан берничә кеше белән очрашып сөйләште. Рәшит Шәкүр ул чакта "Бүген декларация бик искә алынмый, чөнки үзәкләштерү көчәйде. Шулай да җәмәгатьчелек сүлпәнәймәскә тырыша. Без ул чордагы хыяллардан баш тарта алмыйбыз. Әле җай гына алга барабыз. Кулга килгәнне эшләргә тырышабыз. Киләчәк күрсәтер", дигән иде.

  • Рәшит Закир улы Шәкүров 1937 елның 11 гыйнварында Әлшәй районы Яңа Абдрахман (Түбәнге Сумар) авылында туа.
  • Авылда җиде еллык мәктәпне тәмамлагач нефть техникумында укый. 1965 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. СССР Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме институтында аспирантурада белем ала һәм 1974 елда кандидатлык, соңрак докторлык диссертациясен яклый.
  • "Башҡортостан" гәзитендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, Русия Фәннәр академиясенең Уфадагы гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. БАССР Язучылар берлеге идарәсендә, "Агыйдел" журналында, "Башкорт энциклопедиясе" гыйльми нәшриятендә җаваплы вазифалар башкара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG