– Камил Бузыкаев дигән рәссам барлыгын белми яшәгәнбез. Моңарчы нәрсә белән шөгыльләнгән идегез?
– Эшкуар булдым. Учалыда үз бизнесым булды. Укуны тәмамлагач та туган ягыма кайттым. Ташлар белән эшләдем. Граниттан, мәрмәрдән фонтан, стела, сыннар ясадым. Әйтик, Башкортстан ташлары соры төстә булса, Карелиянеке – кызгылт, Волгоградныкы – саргылт була. Таш чыгару урыннары күп, ташлар күп төсле, шуларны берләштереп бик матур нәрсәләр эшләргә мөмкин. Гадәттә шәһәр, район идарәләре заказ бирә иде. Уфаның үзендә булмаса да. Мәскәү, Татарстанда минем эшләрем бар. Чаллының "Кояшлы парк" комплексында дивар бизәдем, ланшафт скульптуралары ясадым.
2010 елны кире Уфага күчендек, чөнки финанс кризистан соң бизнесым акча китерүдән туктады, ташлар белән эшләү дә Уфадан җиңелрәк булыр кебек тоелды.
– Мәктәпләрдә милли телләрне укытуны ихтыярига калдырдылар. Балаларым башкорт телен укысын дип гариза яздыгызмы?
– Яздым. Балалар укый. Әмма зур кызыксыну белән өйрәнәләр дип санамыйм. Укыту методикасын әзерләүне, китаплар язуны без тапшырдык, әмма ничек әзерләнгән, ничек язылган дип үзебез тикшереп карамадык. Менә бу безнең иң зур хатабыз дип саныйм. Башка милләтләрнең безнең телне өйрәнергә теләмәве шушы коточкыч мәгънәсез укыту методикасында дип саныйм. Балалар бит акылсыз түгел, алар тагын бер тел белүнең файдага икәнен бик яхшы аңлыйлар, әмма мәктәптә өйрәнәселәре килми.
– Ә өйдә балалар белән башкортча сөйләшәсезме?
– Олы улым белән башкортча сөйләшәм. Кечкенәләре белән сөйләшү килеп чыкмый. Кызымның теләге бар, минем белән башкортча сөйләш әле, йә мине авылга картәнәйгә җибәрегез, абыем кебек башкортча сөйләшәсем килә, ди. Олы улым Учалыда яшәгәндә гел картнәләрендә булды, шунда башкортчага өйрәнде. Балаларның теләкләре бар, әмма өйрәнә алмыйлар. Туган тел – ана теле ул. Әти кеше иртән чыгып китә дә кич кайта, акча эшли, бала белән әни кеше сөйләшә. Ана теле балага ана сөте белән керә.
– Ни өчен сынчы, дизайнердан карикатурчы булып киттегез? Беренче карикатурны хәтерлисезме?
– Гомер буе карикатурлар ясадым. Социаль челтәрләр мине популяр итте. Беренче рәсемне Уфа фэйсбугына коллектив портрет ясадым, ул тиз арада халыкка танылды. Аннары адымлап-адымлап һәр төшергән рәсем халыкка таралды. Минем рәсемнәрне күреп, Русиянең билгеле кешеләре Instagram, Facebook дусларга өстәлде. Каталониядәге хәлләргә кагылышлы рәсемемне Джулиан Ассанж бүлешүе мине дөньяга танытты. Ул рәсемнең идеясен бик якын итеп, соңгарак "Нью Йорк Таймс" карикатур итеп чыгарды.
– Русия, чит ил матбугатында чыккан бу эшләрегез өчен гонорар бирәләрме?
– Русия матбугат чаралары түләп бара, әмма чит илләрдә басылганнары өчен акча күргән юк әле. Әмма аңа үпкәләмим, чөнки ул карикатурны барыбер төшерер идем, аның өчен түлиләрме-юкмы дип карап утырмас идем. Күңелемдә булганны ясыйм, аны социаль челтәрләргә куям, аның өчен акча да түләгәч – тагын ни кирәк! Гадәттә алар Facebook аша ала, кайчак "менә шушы темага карикатур ясасагыз яхшы булыр иде" дип үземә тәкъдим итәләр. Аллага шөкер, заказларым күп, эшсез аптырап утырмыйм. Карикатурчы буларак танылу миңа башка эшләремә дә яхшы йогынты ясады. Ланшафт дизайны булсынмы, сыннар булсынмы, башка эшләр – барсының да танылган кешедән эшләтәсе килә. Шәхси карикатурлар да ясыйм хәзер. Төрле заказлар килә.
– Татарстан белән Башкортстан матбугаты да заказ бирәме?
Татарстанда ике гаиләгә кагылырга ярамый
– Аларга да эшлим. Татарстанда тәнкыйть белән мәсьәлә катлаулы, чөнки анда кагылырга ярамаган шәхесләр бар. Мәсәлән, ике гаиләгә кагылырга ярамый. Башкортстанда андый киртәләр юк, бездә ул яктан иреклерәк. Татарстанда мондый күргәзмә үткәрелә алмас иде дип уйлыйм, йә ут сүнәр иде, йә янгын сүндерүчеләр берәр проблем табар иде.
– Сез – Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Уфаның элекке мэры Ирек Ялаловның төп тәнкыйтьчесе. Бу кешеләргә ясаган рәсемнәрең өчен проблемнар булмадымы?
– Хәмитов – тәнкыйтькә бик лояль кеше. Бәлки аның шушы йомшаклыгы үзенә начар тәэсир дә иткәндер. Аңа карата бервакытта да кире мөнәсәбәттә булмадым. Әйтик, аның урынында Мортаза Рәхимов булса, мине беренче карикатурдан соң күптән диварга сылап китәрләр иде дип уйлыйм. Шуңа күрә Хәмитовның йомшаклыгы миңа уңай булды. Ирек Ялалов белән дә шул ук хәл. Ул минем шәхси күргәзмәмә килгән иде. Үзенең безнең егет икәнен күрсәтте. Аннан соң Ялаловны ямьсезләп төшерергә кулым күтәрелмәде.
– Димәк, кешене якыннан белгәч, мөнәсәбәтегез үзгәрә һәм карикатур ясау авырлашамы?
– Шулай икән шул. Кеше белән танышкач, ул абстракт фигура булудан туктый. Син аңа кәгазьдәге сызгаланган фигура итеп түгел, кеше итеп карый башлыйсың, аның теге яки бу адымнары, гамәлләре турында уйлыйсың, хәленә керәсең.
– Рөстәм Хәмитов вакытында ачыклык булды дип сөйләдегез, ә Радий Хәбировтан нәрсә өмет итәсез?
– Без аның белән бер буын вәкилләре. Бер үк вакытта безнең берүк төрле кыенлыклар булган. Аңа минем кебек фикерләүче кеше дип караячакмын кебек. Минем начарга юрыйсым килми. Бу егет әле ничек эшләргә кирәклеген күрсәтер дип уйлыйм. Аны мин республика башлыгы булып килгәнче белә идем, шуңа ышанам.
– Шәхси күргәзмәгез нәрсәдән гыйбарәт? Бу беренче күргәзмәме?
– Минем рәсемнәрнең форматы зур түгел. Ә сәүдә үзәкләрендә үткәрелүче мондый күргәзмә өчен рәсемнәрнең форматы зуррак булырга тиеш. Шуңа эшләремне сканердан уздырып, зуррак форматта бастырдык, ягъни алар оригиналлар түгел.
Моңарчы ВДНХ-экспо залында уздырган идем. Ул бераз җәнҗаллы булды. Ул чакта Башкортстанның башлыгы Рөстәм Хәмитов башлык иде, минем аңа кагылган карикатурларым хакында белеп администрация оештыручыларга каныгып алды. Әмма ахыр чиктә күргәзмә узды. Минем иҗатым кешеләргә кирәктер дип өметләнәм, тормышымның яме һәм яшәешемнең мәгънәсе шушындадыр.
– Хәмитов белән Ялалов аңлашыла, ә Путинны төшергәнегез бармы?
– Еш кына төшерәм аны. Үзе дә гел эләгергә генә тора.
– Камил әфәнде, кайбер темаларга кагыласыз, кайсыларын исә игътибарсыз калдырасыз. Куркыткан темалар бармы?
– Чынында өлгереп булмый. Авырулар, үлем темаларына кагылмыйм, аларны карикатур белән бәйләп булмый.
– Быелгы футбол чемпионатыннан хәтта Сарански да читтә калмады. Бу исемлектә Уфа юк иде. Ни өчен Уфага мондый зур чаралар килеп җитми?
– Бу урында безгә яңадан Рөстәм Хәмитовка әйләнеп кайтырга кирәк. Еш кына безнең язмышыбыз конкрет кешенең гамәленә яки аның булдыксызлыгына бәйле. Бу очракта республика башлыгы белән Уфага бәхет елмаймады дип әйтергә кирәк. Әйтик, менә чемпионатка әзерлек хәзерге вакытта барса, үзе дә футбол яраткан, уйнаган, энергиясе ташып торган Хәбиров Уфаны исемлеккә кертми калмас иде. Бая әйткән Хәмитовның йомшак яклары Уфа өчен уңайсыз булды. Менә Татарстан башлыгы икенче төрле: аның киләчәктә дә яшәргә ниятләнгән Казаны бар һәм Казанны лобби итү мөмкинлеге бар. Ә безнең абзый Уфада яшәргә җыенмый иде, аның вазифасы, срогы беткәнче утырып тору нияте генә бар иде. Шуңа Хәбировның Уфаны яратуы турында күңелемдә бер ышаныч бар. Ул - Уфа егете. Мин электән үк Хәбировка бик лояль кеше. Мине хәзер пәйгамбәр дә диләр, чөнки элек төшергән кайбер рәсемнәрем бүгенге көнгә туры килде. Ничектер Хәбировның кайтачагына, республика өчен яхшылыклар кылачагына электән өметем бар.
Белешмә: Камил Бузыкаев
Камил Бузыкаев 1968 елда Башкортстанның Учалы районында туган. Уфаның Дәүләткилдиев исемендәге интернат-мәктәбен тәмамлагач, журналист булу теләге аны Башкорт дәүләт университетының филология факультетына алып килә. Әмма бераздан сайлаган юлының үзенә туры килмәгәнлеген аңлап укуын ташлый. Башкорт дәүләт педагогика институтының рәсем-графика факультетын тәмамлый. Аның карикатурлары белән Джулиан Ассандж, Павел Дуров социаль челтәрләрдә уртаклашты. Каталониядәге вазгыятькә карап төшерелгән карикатур аны дөньяга танытты. Камилнең карикатурлары Русия һәм дөнья матбугатында даими басылып килә. Бүген аның Инстаграм сәхифәсендә 11 мең язылучы бар. Уфада ачылган күргәзмәсенә Башкортстанның вакытлыча башлыгы Радий Хәбиров та килгән.