Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Википедиясендә мәкаләләр саны 100 меңнән артты


Татар Википедиясенең рәсми булмаган логотибы
Татар Википедиясенең рәсми булмаган логотибы

Хәзерге вакытта Татар Википедиясе барлык телләр арасында 67нче урында, ә төрки телләр арасында ул бишенче урында бара.

Википедия сайтының татар бүлегендә мәкаләләр саны 100 меңнән артты. 10 июнь киченә сайтта татарча мәкаләләр саны 100 мең 539 дип күрсәтелә.

Әлеге күрсәткечкә Татар Википедиясе махсус програм (бот) ярдәмендә статистик мәгълүматны кулланып, күпсанлы мәкаләләр язу хисабына ирешкән. Соңгы язылган мәкаләләр сәхифәсеннән күренгәнчә, энциклопедиянең татар сәхифәсендә галәмдәге астероидлар турында мәкаләләр күпләп язылган.

Википедиядә махсус сайт өчен язылган програмнар еш кулланыла. Алар статик мәгълүматны, саннарны, даталарны гомум кулланылыштагы базалардан алып, яңа мәкаләләр яза ала. Мондый мәкаләләр сыйфатлы булмаса да, википедиячеләр арасында киләчәктә тулыландыру һәм баету өчен яхшы нигез санала.

Хәзерге вакытта барлык телләр арасында Татар Википедиясе 67нче урынны били. Төрки телле википедияләр арасында татарча сәхифә бишенче урында бара (төрек, казакъ, азәрбайҗан һәм үзбәк телләреннән соң). Башкорт телендәге Википедиядә бүгенге көндә 52 мең мәкалә тупланган.

Википедия – ирекле, эченә һәркем яза алган ачык эчтәлекле, күптелле онлайн-энциклопедия. Аның барлык язмалары сайтка керә алган бар шәхесләр тарафыннан үзгәртелә ала диярлек. Википедия – интернеттагы иң зур һәм иң популяр энциклопедия.

Халыкара энциклопедиянең татар сәхифәсе ​2003 елдан эшли.

XS
SM
MD
LG