Мәскәүдә яшәп иҗат итүче продюсер, режиссер Гаяр Нуриманов үзенең Казанга күчәргә теләвен белдерде. "Минем иҗади урыным шунда кебек тоела” дип язган ул үзенең инстаграм битендә.
Азатлык режиссердан ничек мондый фикергә килүе, Казанга нинди планнар белән күченергә җыенуы турында сорашты.
— Гаяр әфәнде, изоляция чорын авылда уздырдыгызмы?
— Юк, Мәскәүдә мин.
— Мәскәүдә гомумән ни белән шөгыльләнәсез?
— Минем үз эшем бар, гаилә кәсебе.
— Сез тумышыгыз белән Түбән Новгородтан бит, дөресме?
— Әйе, мин Түбән Новгород өлкәсендәге Сафаҗай исемле татар авылында туып үстем. Мәскәүдә инде егерме ел яшәп ятам.
— Нижгар мишәренең Казанга күчәргә теләве кызык, ничек андый фикергә килдегез?
— Казанда мин әллә ничә мәртәбә булдым, миңа анда ошый. Анда минем дуслар, танышлар, ун елдан артык аралашабыз, бергә кызыклы проектлар ясыйбыз. Мин белемем белән режиссер, Мәскәүдә инде ун ел татар клиплары, татар фильмнар төшереп ятам. Казанга күчү — тормышымны бераз алмаштырырга теләүдән. Казанга күчсәм, яңа сулыш алып җибәрер идем. Мәскәүдә кеше тырмашып яши, көннән көн эшлисең, тырмашасың, Казанда үз рәхәтемә яшәрмен дип уйлыйм. Бәлки, хаталанамдыр, кем белә. Казанга барып, үземне табармын дип соңгы бер ел дәвамында уйлап йөрим.
— Кешеләр бит киресенчә Мәскәүгә күчәргә тырыша. Казанга нинди өметләр баглыйсыз?
— Урнашырга, эш табып, фатир ялларга уйлыйм. Белгән дусларым ярдәм итәр дип уйлыйм. Татар кызына өйләнеп, гаилә корырга телим. Миңа утыз җиде яшь, Мәскәүдә мине берни тотмый. Минем монда әти-әнием, сеңлем генә. Әни-әтием белән ашамлык кибете тотабыз, алар мине хуплыйлар, "уйласаң, бар, яшәп бак, торып бак, әгәр яши алсаң, синең өчен шатланырбыз, яши алмасаң, тора алмасаң, кире әйләнеп кайтырсың", дип әйтәләр.
— Казан Мәскәүдән нәрсәсе белән кызыграк?
— Мин иҗади кеше булгач, Казанда шундый кешеләр белән аралашу, сөйләшү кызыграк булыр иде. Мәскәүдә дә бар андыйлар, югыйсә. Мәскәүдә элек яшь вакытта дус кешеләр бар иде, алар өйләнешеп, үз дөньяларына батты, алар белән сүзем туры килми, Казандагы дусларым белән сүзем туры килә кебек. Мәскәүдә мин үземне никтер ялгыз хис итәм. Казанда, өйләнеп, гаилә корсам, дусларым белән аралашып калган гомеремне кичерер идем. Кайтып йөрергә туган авыл да ерак түгел, Казаннан ике йөз илле километр гына. Картая башлагач, авылга кайтсам да ярый, анда ике катлы аерым йорт басып тора.
— Мәскәүдә яшәп, Казанга күчеп киткән танышларыгыз бармы?
— Бар андый танышларым, бар. Берсе Казанда туып-үскән, яшь вакытында монда күчеп урнашты, өйләнде, ләкин үзенә урын тапмады. Казанга кайтып китте һәм ул бик бәхетле. Икенчесе дә Мәскәүдән Казанга кайтуның сәбәбен "Йортыбыз — Казан" дип аңлата. Мәскәүдә таныш-белешләрем бик күп булса да, янымда үзем кебек кешеләр юк кебек. Элек бар иде, күченеп киттеләр. Алар белән күрешә-йөрешә идек, бергә иҗади проектлар ясый идек. Шуңа мин үземне ялгыз хис итеп хисаплыймын. Әгәр Казанга күчеп китсәм, тормышым үзгәрер иде, анда бәлки тормышым үзгәрер иде, яңа сулыш ачылыр иде дип уйлыйм.