4 сентябрьдә аннексияләнгән Кырымның Акмәчет районы Бейтаныш авылында атаклы кырым сәясәтчесе, мөгаллим һәм журналист Нариман Джелял йортында тентү узды, ул Русия хакимияте тарафыннан тыелганга кадәр Кырымтатар халкының Милли Мәҗлесе (Русиядә тыелган оешма) рәисе урынбасары иде. Тентүдән соң Русия куәт оешмалары Джелялне Акмәчеткә алып киткән.
"Активистлар Нариман Джелялнең зәңгәр Volkswagen микроавтобусында алып кителүен хәбәр итә. Юридик яклауны адвокат Эмина Авамилева башкарачак", дип хәбәр итә "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый хәрәкәте. Активистлар видеосыннан күренгәнчә, Volkswagen микроавтобусының номерлы тамгалары алып куелган.
Иртәнге 11.30 сәгатькә адвокат Эмине Авамилева "Кырым теләктәшлеге"нә Нариман Джелял һәм башка тоткарланучыларның кайда булуы турында аларның туганнары да, адвокатлары да хәбәрдар булмавын белдерә. Адвокат әйтүенчә, рәсми оешмаларга мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсез булган.
Адвокат Русия хакимиятеннән "адвокатларга һәм кулга алынганнарның туганнарына канунда билгеләнгән тәртиптә аларның ышаныч белдерүчеләре һәм гаилә әгъзаларының кайда булуы турында хәбәр итүне" таләп итә.
Кырымтатар халкы Милли Мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров Facebook-та "Нариман Джелял Кырым һәм Акмәчеттәге Русия ФСБ бинасында", дип хәбәр итә.
Кырым хокук яклаучысы Луфтие Зудиева Нариман Джелялнең өендәге тентүләр иртәнге 7 сәгать тирәсендә башланды, дип белдерде. "Дүрт балигъ булмаган баласы белән хатынын аерым бүлмәгә кертеп, ФСБ хезмәткәрләре аның белән конфиденциаль аралашканнар", дип яза ул.
Хокук яклаучы билгеләп үткәнчә, "тикшерү чаралары тизләтелгән темпта узган. Ихтимал, йорт янында кешеләрнең күп туплануына юл куймас өчендер дип фаразлый ул. Нәтиҗәдә, оператив хезмәткәрләр Нариман Джелялнең бөтен электрон техникасын һәм телефоннарын тартып алганнар.
Хокук яклаучының хатыны Левиза "Кырым теләктәшлеге"нә йортларында ничек тентү узганын сөйләгән:
"Якынча иртәнге 7дә коймалар аша битлек кигән 12 кеше бәреп керде, безне тәрәзәләргә һәм ишекләргә шакып уяттылар. Нариман ишекне ачты. Безне дүрт бала белән аерым бүлмәгә керттеләр, шуңа күрә барысы белән дә ул сөйләште. Мине шәхсән беркем дә үзе белән таныштырмады, документларны беркем дә күрсәтмәде".
Украинаның тышкы эшләр министрлыгы ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан 3 сентябрь иртәсендә Эльдар Одамановның, 4 сентябрь төнлә – Азиз Әхтәмов, Асан Әхмәтов һәм Шевкет Усеинов тоткарлануын хәбәр итә. "4 сентябрь иртәсендә өендәге тентүләрдән соң Кырым татар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Джелял кулга алынды. Бу рейдка 23 августта "Кырым платформасы"н гамәлгә кую саммитында катнашкан өчен Мәҗлес җитәкчеләренә каршы җәза, шулай ук Русиянең кырымтатар халкы вәкилләрен куркытуга һәм аны вакытлыча оккупацияләнгән ярымутраудан кысрыклауга юнәлдерелгән чираттагы репрессияләре буларак карыйк", диелә министрлык сайтында.
Украина президентының Кырым Автономияле Республикасындагы вәкиллеге Русия хокук саклаучыларының Кырымдагы "Кырымтатар халкы Милли Мәҗлесе вәкилләрен эзәрлекләүгә юнәлдерелгән" гамәлләрен гаепләде, диелә вәкиллекнең Facebook сәхифәсендә.
"Бүген кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Джелялны канунсыз тентү һәм тоткарлау җирле кырымтатар халкын һәм аның вәкиллекле оешмаларын Кырымнан кысрыклап чыгару сәясәтенең чираттагы гамәле, хокукны яклауда берләшүнең һәм активлыкның теләсә нинди чагылышларын бетерү гамәле булып тора. Инанып әйтәбез, Джелялга карата бу алымнар аның иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеге белән, аерым алганда, аның "Кырым платформасы" саммитының төрле мәйданчыкларында спикер сыйфатында катнашуы белән бәйле", диелә хәбәрдә.
Русия куәт хезмәткәрләре әлеге тентү һәм тоткарлау турында әлегә бернинди аңлатма бирмәде.
Соңгы хәбәрләргә караганда, Акмәчеттә Франко бульвары янына кырымтатарларны яклап кешеләр җыела. Полиция аларны тоткарлый башлаган.
- Нариман Джелял – танылган Кырым сәясәтчесе, хокук яклаучы һәм активист, укытучы, политолог һәм журналист. 2013 елдан башлап, Русия тарафыннан Кырым аннексияләнеп, Мәҗлес эшчәнлеге тыелганчы, Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары, оешманың мәгълүмати-аналитик бүлеге җитәкчесе.
- 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Милли Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза.
Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!