Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда иҗтимагый экология хәрәкәтләренең ВКонтактедагы сәхифәләре томаланган


Соңгы айларда аларда Салават шәһәре янында яңа химик завод төзү ниятләре актив рәвештә яктыртылып килде. Стәрлетамак агломерациясендә химия җитештерү оешмаларын төзүне тыю таләбе белән петиция дә чыккан иде.

Башкортстанда иҗтимагый экология хәрәкәтләренең ВКонтактедагы "Яшел калкан – Куштау" ("Зелёный щит – Куштау" һәм "Стәрлетамак, сула!" ("Стерлитамак, дыши!") сәхифәләрен томалаган. Аларның аккаунтларына кергәч "Берләшмә сайт кагыйдәләрен бозган булу ихтималы белән бәйле рәвештә томаланды" дигән язу чыга.

Ике төркемнең дә администраторларыннан берсе, активист Дмитрий Петров "Idel.Реалии"га хәбәр иткәнчә, томалаганга кадәр аны һәм башка администраторларны җитәкче статусыннан мәхрүм иткәннәр.

"Сезне берләшмә җитәкчелегеннән чыгардылар" дигән хәбәрнең рәсемен Петров ВКонтактедагы үз сәхифәсендә дә чыгарды.

"Стәрлетамак, сула!" төркеменә 3,8 мең кеше, "Яшел калкан – Куштау"га – 3,2 мең кеше язылган иде. Петров сүзләренчә, томалаулар 31 октябрь көнне бер үк вакытта диярлек булган.

"Ике төркемне дә ватып керүләре көн кебек ачык. Бу хәлнең килеп чыгуын республиканың көньяк агломерациясендә яңа химия заводлары төзү ниятләренә, шулай ук "Рус бакыр ширкәте"нең Кыркты-тау сыртындагы ятмаларны эшкәртү ниятләрен яңадан торгызу ихтималына каршы көрәшебез белән бәйлибез" дип белдергән Дмитрий Петров.

"Стәрлетамак, сула!" һәм "Яшел калкан – Куштау" төркемнәрендә соңгы айларда Салават шәһәре янында яңа ароматик углеводородлар җитештерү заводы төзү ниятләре актив рәвештә яктыртылып килде. Аерым алганда, сәхифәләрдә Стәрлетамак агломерациясендә яңа химия җитештерү оешмаларын төзүне тыю таләбе белән петиция чыгарылган иде.

Ике төркемнең дә администраторлары ВКонтактеның техник ярдәменә шикаятьләр җибәргән. Әлегә җаваплар килмәгән. Активистлар әлегә полициягә мөрәҗәгать итмәгән.

2019 елда билгесез затлар "Сибай, сула!" ("Сибай, дыши!" төркеменең алдынгы активистларының социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтлары, мессенджерларын ватып кергәннәр иде, аларның сим-картлары да томаланды.

2020 елның сентябрендә билгесез затлар Куштауны яклаучы берничә билгеле кешенең дә Telegram һәм WhatsApp-тагы сәхифәләрен җимерергә омтылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG