2024 ел ахырына Украинадагы сугышта Русия гаскәре кимендә 165 мең кешесен югалткан. Бу "Медуза" белән "Медиазона" тикшеренүендә әйтелә.
Әлеге белешмәләрне журналистлар ачык чыганаклардан: җирле хакимиятләр, мәктәпләр җиткергән хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдә чыккан некрологлардан һәм зиратларда төшерелгән фотолардан җыйган. Исәпләүләрне башкарган чакта мирас эшләре реестры кулланылган, анда мирас белән бәйле ачылган эшләр турында белешмәләр бар.
Махсус исәпләүләрдән соң тикшеренү авторлары Русиянең үлгән хәрбиләре белән бәйле югалтулары кимендә 165 мең кеше дип нәтиҗә ясаган. Элегрәк "Медиазона" бу рәвешле статистик бәяләмә алырга мөмкин, чынлыкта саннар күбрәк тә, кимрәк тә була ала, дигән иде.
Сугышта үлгән хәрбиләрнең исемнәре чыгып бара торган исемлектә хәзерге вакытта 95 мең 328 кеше бар. 21 февральдә 95026 кеше дип хәбәр ителгән иде, исемлеккә шушы берничә көндә тагын 302 кеше өстәлгән.
Журналистлар әлеге саннар чынбарлыкны чагылдырмый, чөнки бөтен үлүчеләр турында да хәбәр итмиләр, дип искәртә.
2022 елда сугышта Русиянең 20 мең хәрбие үлгән булган, 2023 елда — 50 меңләп кеше. Иң күп үлүчеләр 2024 елда булган — югалтуларның саны 100 меңгә якынлашкан, ди тикшеренү авторлары.
- Русиянең Украинага каршы сугышы 2022 елның 24 февралендә башланды. Соңгы мәртәбә Русия югалтулары турында 2022 елның сентябрендә әйтте, 5937 кеше һәлак булды диде.
- Азатлык Радиосы да Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 4186, Башкортстаннан кимендә 4666 кеше һәлак булган.
- Һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум