Татарстан авыл хуҗалыгы тармагында механизаторларга ихтыяҗ арткан. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.
— Ел башына 759 механизатор җитми. Ел саен кадрлар җитмәү проблемы кискенләшә генә бара. Аларны җәлеп итү өчен көндәшлеккә сәләтле хезмәт хакы һәм лаеклы хезмәт шартлары булдырырга кирәк, — диде ул.
Кайсы районнарга күпме кадр кирәклеге турында да әйтелде. Иң кискен хәл Алексеевски районында саклана. Анда 69 кадр кирәк, Актаныш — 44, Яшел Үзән — 43, Түбән Кама районына — 40, Тәтеш районына — 37 механизатор җитми.
Министр урынбасары язгы кыр эшләренә студентларны җәлеп итәргә чакырды. Былтыр Казан дәүләт аграр университетыннан 580 студент җәлеп ителсә, быел — 400 студент кына әлегә килешү төзегән.
Моннан тыш, механизаторлар гына түгел, Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларына техника да җитми диелде.
Татарстанда язгы кыр эшләренә тракторларның — 88%ы, чәчкечләрнең — 93%ы, чәчү комплексларының — 82%ы, туфрак эшкәртү агрегатларының 92%ы төзекләндерелгән.
2024 елда Татарстан авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 57 мең сум тәшкил итте. Бу Татарстандагы уртача хезмәт хакыннан якынча 15 меңгә азрак. Казан белән чагыштырганда, авыл халкының кереме 33 мең сумга кимрәк.
Былтыр Татарстанда мөгезле эре терлек санын 5%ка кимеде. Фермерлар барлыгы 28 мең башка, шәхси хуҗалыкларда исә, сыерлар саны 9 меңгә азайды.
"Без халыкны югалтабыз. Әгәр дә эш һәм терлек булмаса, авыл җирлекләре бик нык бушап калачак", дип белдергән иде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум