Мәскәүнең Украинага һөҗүменә өч ел тулганда Австралия Русиягә каршы иң күләмле чикләүләр җыелмасын гамәлгә кертте. Чикләүләр исемлегенә Татарстан оешмалары: Казан дары ширкәте, "Алабуга" махсус икътисади зонасы һәм андагы "Дрейк", "Альбатрос" ширкәтләре кергән. Тулы исемлек Австралия тышкы эшләр министрлыгының рәсми сайтында чыкты.
Шулай ук Австралия чикләүләренә "Алабуга" махсус икътисади зонасы баш мөдире Тимур Шаһивәлиев, Русия төзелеш министры урынбасары Валерий Леонов та кергән. Леонов Казанда туган, 2010 елда Татарстан дәүләт төзелеш күзәтүе инспекциясенең җитәкче урынбасары булып эшләде.
"Алабуга" махсус икътисади зонасына һәм андагы ширкәтләргә моңарчы да чикләүләр кертелгән иде. Ул Европа берлеге, АКШ, Британия, Япония санкцияләренә эләкте.
Австралиянең яңа чикләүләр исемлегенә 70 кеше һәм 79 ширкәт кертелгән. Австралия хөкүмәтендә белдерүләренчә, яңа чикләүләр Русия дәүләт хезмәткәрләренә, шулай ук "Русия белән Төньяк Корея арасындагы хезмәттәшлекне тирәнәйтүдә катнашучы затларга" кагыла.
Чикләүләр шулай ук Русиянең саклану, транспорт һәм финанс тармакларындагы объектларга, Русиягә дроннар һәм алар өчен кирәк-яраклар сатуга, пилотсыз очкычлар белән бәйле хезмәтләр күрсәтүгә дә кагыла.
- Австралия Русиягә каршы берничә мәртәбә чикләүләр кертте. Соңгысы турында 2024 елның маенда хәбәр ителгән иде. Австралия хөкүмәте белешмәләренчә, ил Русиягә каршы барлыгы 1,4 меңнән артык чикләү керткән.
- 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.
- 2023 елда Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында Русиянең Украинага һөҗүмендә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя.
- Русия бу заводка дроннар җыю өчен эшчеләрне бөтен дөньядан, шул исәптән Африка илләреннән, Казакъстаннан, Шри-Ланкадан җыя, үсмерләр хезмәтен куллана.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум