2024 елда Татарстанда ислам финансы кысаларында 5,4 млрд сум җәлеп ителгән. Бу 2023 елдан 2,5 тапкырга күбрәк. Әлеге саннарны бүген Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов еллык киңәшмәдә белдерде.
Министр сүзләренчә, Татарстан алга таба ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итә алачак. Моның өчен республикада шартлар тудырылган.
Узган ел Татарстанда ислам финансы килешүләре 4,3 млрд сумга җиткән. Хәзер республикада шәригать кануннарына туры килүче 30 банк хезмәте бар. Шулай ук 24 мең дебет картасы чыгарылган, диде ул.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда чит илдән инвестицияләр бермәбер кимеде. Татарстан төбәкләрдән татар инвесторларын чакыра башлаган иде.
2024 елда Татарстан чит илләргә 12 млрд доллар күләмендә тауар саткан. Бер елдә экспорт 17,6%ка арткан. Республикада инвестицияләр исә 12%ка үсеш күрсәткән.
Узган ел ахырында Татарстанда хәләл җитештерүчеләренә гарәп-мөселман базарына үтеп керү кыен, дип белдергән иде республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары.
Моның төп сәбәбе дип хәләл җитештерүчеләренең халыкара хәләл сертификаты алуда кыенлыклар булуында диелде. Шул ук вакытта 2024 елның 11 аенда Татарстанның хәләл экспорты 13 млн долларга җитте.
2023 елда Русия думасы ислам банкингын илнең дүрт төбәгендә — Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда сынап карау турында канун кабул итте.
Ислам финансларын сынау вакыты 2023 елның 1 сентябреннән башлап ике ел дәвам итәчәк. Анда финанс оешмалары, фондлар, коммерцияле булмаган автоном оешмалар катнаша ала.
2023 елда Иран дәүләт банкы Казанда үзенең бүлек офисын ачты.
Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы булмады.
Ислам банкингы (инглизчә islamic banking, гарәпчә مصرفية إسلاامية;) — шәригать принципларына туры килә торган банк эшчәнлеге һәм аны ислам икътисадын үстерү юлы белән гамәли куллану. Ислам банкингы өчен башка термин — шәригать принципларына нигезләнгән финанс эшчәнлеге.
Шәригать риба биргән өчен билгеләнгән процент яки бүләк алуны тыя. Ислам принципларына каршы килә торган тауар (мисал өчен, дуңгыз, хәмер) җитештерүче йә хезмәт күрсәтүче ширкәтләргә инвестицияләр кертү дә хәрәм санала. Әлеге тыюлар теге яки бу дәрәҗәдә мөселман илләрендә күптән кулланылуга карамастан, бу принципларга нигезләнгән беренче банклар мөселман җәмгыятендә XX гасыр ахырында гына барлыкка килде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.
Форум