2025 елда Татарстанда юллар төзелеше һәм төзекләндерү өчен 39,1 млрд сум тотылачак. Бу хакта республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйган хөкүмәт карарында әйтелә.
Бу узган елдан ике тапкырга азрак. 2024 елда республика юлларын төзелеше һәм төзекләндерүгә 82,9 млрд сум тотылган.
Быел юлларны төзекләндерү өчен 23,5 млрд сум бүленәчәк. Юлларны һәм ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерү өчен 9 млрд сум бирелер дип көтелә. Казан агломерациясенең транспорт инфраструктурасына — 2 млрд сум, Чаллы агломерациясенә — 1,3 млрд сум, Түбән Кама агломерациясенә — 480 млн сум каралган. Төбәк һәм муниципаль юлларны яңарту 1,3 млрд сумга төшәчәк.
Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне берьюлы төзекләндереп булмаячак, чөнки Татарстан Украина сугышы өчен эшли диде. Аннан мәктәп, балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү оешмаларын төзекләндерүне сораганнар иде.
Русиянең Украинага каршы сугышын алып бару өчен Татарстан сугышчылар җибәреп һәм икътисади яктан ярдәм итә. Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен республика төзекләндерә.
Татарстанда контракт белән сугышка китүчеләргә түләүне ел башыннан бирле инде икенче тапкыр арттырды. 2,8 млн сумның төп өлешен республика үз хисабыннан түли.
Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. 2025 елда республика бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Хакимият дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттырды. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметте.
2024 елда Татарстанда барлыгы 1,5 трлн сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынды. Бу сумманың 67%ы — федераль бюджетка күчерелгән, калган 33%ы — республикага калган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум