Бәйрәмгә Американың төрле штатларыннан татарлар, башкортлар килгән. Чара Флориданың Tradewinds паркында узган. Бәйрәм урыны берничә ел үзгәрми, ул Татарстан, Башкортстан байраклары белән бизәлгән.
Чара "Туган тел" җырын башкару белән башланган. Аны барысы да аягүрә басып башкарган. Сабантуйны Америкада яшәүче эшмәкәр, милли активист Илмир Әхмәтҗанов алып барган. Бәйрәмдә җырчылар Лилиана Газизова белән Рамилә Галәветдинова чакырулы булган, моннан тыш Флорида штатында яшәүче Радик Хәйруллин белән аның Амели кунаклар каршында чыгыш ясаганнар.
Оештыручалар әйтүенчә, ел саен Флорида Сабантуенда балаларга концерт куярга, чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә.
— Балалар сәхнәдә беренче адымнарын ясыйлар, алар Сабантуйга махсус әзерләнә, татарча җырлар, шигырьләр өйрәнә. Быел, мәсәлән, Мәдинә Гыйлфанова белән Рөстәм Шәмсетдиновның балалары Арслан белән Биктимер җырлап халыкның мәхәббәтен яулады. Без аларны киләчәктә сәхнә йолдызлары буларак күрәбез. Искиткеч милли чыгышлар бүләк иттеләр безгә. Башкортча биюне дә карадык, — диде Азатлыкка Сабантуйны оештыручы Римма Минһаҗева.
Сабантуйда милли уеннар күп булган. Капчык белән сикерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тарту кебек ярышлар уздырылган. Халык татар милли уеннар да искә төшерелгән.
Сабантуй сые буларак төрле ризык әзерләнгән: бәлеш, кыстыбый, өчпочмак , гөбәдия, чәкчәк, кош теле, каймак, алма белешләре һәм башкалар. Өчпочмакны, мәсәлән, 6 долларга сатып алырга мөмкин булган.
— Беренче сабантуй 2015 елда оештырдык, шуннан бирле уздырабыз. Ул безнең туй кебек зурлап уза, туганнарның очрашуы кебек ул. Туй да татарда ике көн дәвам итә, гадәттә, без дә Сабантуй бетсә дә таралашлмыйбыз, икенче көнне тагын очрашабыз. Табын зур итеп, мулдан әзерләнә, кунаклар үзләре дә күчтәнәч белән килә, сатып алырга да мөмкинлек бар. Барыбыз да бергә утырып сыйланабыз, мәтрүшкәле чәйләр эчәбез, — дип сөйләде Римма Минһаҗева.
Сабантуйда катнашу бәясе — 40 доллар. Өлкәннәргә — 30 доллар. Бу парк арендасын да капларга, хезмәт күрсәтүчеләргә хезмәт бәясен түләргә дә, бүләкләр алырга тотыла, диде оештыручылар.
АКШның Флорида штатында узган Сабантуй — 2025 елда үткәрелгән беренче татар бәйрәме. Оештыручылар гадәттә аны мартта уздырган, әмма март Рамазан ае белән туры килгәнлектән Сабантуйны уздыруны тизләткәннәр. Ә марттан соң Флорида штатында инде һава торышы үзгәрә, эссерә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум