Бүген, 21 февральдә "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" дөньядагы илләрнең лидерларына мөрәҗәгать чыгарды. Русия белән башланган сөйләшүләр башланган ввазгыятьтә сәяси тоткыннарны азат итү яки алар белән алмашу тәкъдиме дә туарга мөмкин, диелгән хатта.
Оешма хәзерге вакытта башкорт сәяси тоткыннары арасында 100ләп кеше булуын белдерә. Әгәр тоткыннар белән алмаш уза калса, алмаш исемлегенә сәяси карашлары өчен берничә тапкыр хөкем ителгән башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовны, Баймак мәхкәмәсе тарафыннан 4,5 елга хөкем ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновны, башкорт җәмәгать эшлеклесе Рәмилә Сәетова-Галимне, башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның энесе Рөстәм Фәрәретдиновны, журналист һәм активист Ольга Комлеваны кертүне сорый.
Шулай ук мөрәҗәгатьтә тынычлыкка ирешү була калса, "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарланучыларны азат итү дә сорала. 77 кешенең исем-фамилиясе китерелә.
"Аларның барысы да канунсыз тоткарланган, хөкем ителгән кешеләр һәм Путин режимының тоткыннары. Алар барысы да азат ителергә тиеш", диелә мөрәҗәгатьтә.
- Былтыр 1 августта Русия белән Көнбатыш арасында салкын сугыштан соң тоткыннар белән иң күләмле алмашу булды. Әмма Русия зинданнарында гаделсез хөкем ителгән меңләгән активист утыра. Алар арасында татар һәм башкортлар да күп. Азатлык радиосы алар турында даими язып тора.
- "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" — 2023 елда корылды. Әлеге оешманың җитәкчесе булып Литвада сәяси сыену алган Руслан Габбасов тора. Комитет "Русиянең бәйсез Украинага каршы башлаган агрессив сугышын катгый хөкем итә һәм Русия агрессиясенә дучар булган Украина халкына теләктәшлек белдерә". Шулай ук бу хәрәкәт Башкортстанның тулы бәйсезлеген алга сөрә.
- Азатлык Радиосы башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп, кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзи. Аңа көн саен диярлек яңа исемнәр өстәлә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум