Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның ике ширкәте һәм "Ак Барс банк" Европа берлеге чикләүләренә эләккән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Европа берлеге Русиягә каршы 16нчы чикләүләр җыелмасын керттте.

Бүген, 24 февральдә Европа берлеге Русиягә каршы 16нчы чикләүләр җыелмасы кертте. Чикләүләр исемлегендә 48 кеше һәм 35 оешма бар. Исемлеккә Татарстанның "Алабуга Машинери" һәм Чаллыдагы "Астейс" ширкәте дә кергән.

"Алабуга Машинери" сәнәгать җиһазлары, шул исәптән җилләткеч- һава суыргыч җайланмалары һәм суыту җиһазлары (чиллерлар) җитештерә. Ширкәтнең төп хуҗасы — "Алабуга" махсус икътисади зонасы. "Бизнес Online" басмасы "Контур.Фокус" сервисы белешмәләренә таянып язуынча, 2022 елда "Алабуга Машинери"ның кереме 33 мең сум булган. Бер ел эчендә аның зыянга эшләве 3,2 млн сумны тәшкил иткән.

Чаллының "Астейс" ширкәте махсус техника җитештерә. Ул шулай ук Русиядәге шасси җитештерүче иң зур ширкәтләрнең берсе булып тора. "Контур.Фокус" белешмәләренчә, 2021 елда ширкәт 1,2 млрд сум керем алган, чиста кереме 53 млн сумлап булган.

Европа берлегенең 16 нчы чикләүләр җыелмасында Русиянең 13 банкына SWIFT-ны куллануны тыю да бар. Бу банклар арасына "Ак Барс банк" та кергән.

  • Алданрак бүген Австралия "Алабуга" махсус икътисади зонасына һәм Казан дары ширкәтенә чикләүләр кертте.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG