Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Кәримов: "Кешеләрне уята торган вакыт җитте"


Марат Кәримов
Марат Кәримов

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов әдәбият, сатира-юмор, бүгенге вазгыять турында фикерләре белән уртаклаша.

— Марат абый, бүген җәмгыятьтә әдип сүзенең көче бармы?

— Әдәбиятның көче элек бар иде. Хәзер ул вакыт узды. Үземнең яшем, ягъни 92не тутырып 93кә киткән биеклектән караганда, шигърият ташып торган, әдәбиятның көче булган заманнар булды. Татар-башкорт шигърияте чәчәк аткан вакытларда яшәдек. Элекке шагыйрьләр сүзләре белән дә, үзләре дә күңелгә якынрак. Безнең шигърияткә, тормышка, дөньяга фикерләребез туры килә иде. Без бер идеаллар белән, бер юнәлештә яшәдек, шул чор бик сагындыра. Хәзер башка заман. Элек шагыйрьләр авылга килсә, бар халык эркелеп клубка җыела иде. Ә хәзер андый очрашулар да юк, кем шагыйрь, кем шагыйрь түгеллеген белеп тә бармыйлар. "Азатлык"та Марсель Галиевнең "Халык мине белмидер дип уйлыйм" дигән әңгәмәсен укыган идем. Чынлап та, белмиләр, хәтта язучылар бер-берен белми. Заманында Язучылар берлеге әгъзасы булу бик авыр иде. Бүген хәреф таныган кешеләрне көтү-көтү алып бетерделәр, әдәбиятның бәясе бик түбән төшеп китте.

Әдәбиятның көче элек бар иде. Хәзер ул вакыт узды

Язучылар турында белешмә китабын актарып утырам, анда мин белмәгән күпме кеше бар! Без белмәгәнне халык ничек белеп бетерергә тиеш? Балалар татарча, башкортча китап укымыйлар, алар телевизор, интернетка капланган. Бу да әдәбият үсешен туктата. Балалар урыслашып бетеп бара, татар, башкорт авылларында балалар урысча аралаша. Берчак Кәтибә Кинҗәбулатованың туган ягы – Чиләбе өлкәсе Аргаяш районының Мәүлит авылына барган идек. Мәктәпкә барырга кирәк иде. Бер баладан: "Мәктәбегез кайда?" – дип сорадык. "Что такой мактәп?" – ди бу. Школа дигәч кенә аңлатып җибәрде. Шулай әкренләп юкка чыгып, йотылып барабыз. Урбанизация дә үз эшен башкара.

— Урбанизация шартларында шәһәрдә милли мохит тудыру мөмкинме?

Милләтнең киләчәге бик шикле

— Балалар бакчасында бар да урысча. Милли төркемнәрдә дә исем өчен генә укыталар. Ата-аналар да туган тел авылдан чыкканчы гына кирәк дип урысча укытуга өстенлек бирәләр. Баланың туган телен белмәве ата-анадан да тора. Ә ата-аналар бу мәсьәләдә бик надан. Шуңа милләтнең киләчәге бик шикле. Гаяз Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз" әсәре дөрес булып чыга.

— Бүген татар-башкорт язучылары арасында Русиядә, дөньяда барган сәясәткә бәя бирү, халыкка дөньяның кая баруын, милләткә кайсы ягы файда, кайсысы юк дигәнне аңлату юк дәрәҗәсендә. Урысларда фикерләрен белдерүчеләр, төрле петицияләргә имза куючылар бар.

— "Эхо Москвы" радиосы курыкмыйча сөйли. Башкортстан – Мәскәү авызына карап торган төбәкләрдән. Бездә сәяси темага фикер белдерүче язучылар да күренми, Татарстанда күренә әле, анда көрәшүчеләр бар. Бездә ватандашлык тойгылары өлгереп җитмәгән, үсеп җитмәгәннәр.

— Мостай булса да, әйтмәс иде. Килешәсезме?

— Дөрес әйтәсең. Мостай Кәрим 120 процент систем кешесе иде.

— Сез төрле чорларда яшәгән, иҗат иткән кеше, Совет берлеген дә күрдегез, ачыклык заманын, аннары менә Путин чоры. Шагыйрь өчен кайсында уңайлырак булды?

— 60нчы елларда коммунистлар фиркасенең XX корылтаеннан соң бераз ирек булды. Шәхес шөһрәтен фаш иткәч, авызлыклар бераз бушады, җепшеклек чоры килде. Шул елларда әдәбият бераз тын алып калды. Яңа көчләр үсеп чыкты. Ләкин бу озакка бармады.

— Шагыйрь ач булырга тиеш дигән фикер бар. Килешәсезме?

Бүген иҗат кешене ашатмый

— Акча ул үзмаксат түгел. Акча булса, кеше җан асрый ала, чит илләр күрә, чагыштыра, рухиятен киңәйтә ала. Шагыйрь ач кына түгел, ялангач та булырга мөмкин. Ач кешедә шигырь кайгысы булмый, ул ашау турында уйлый. Ач шагыйрьдән нинди шигырь көтәсең? Бүген иҗат кешене ашатмый. Шигырь белән генә тамак туйдырып булмый, чөнки гонорар юк. Дәрдмәндне алыйк. Ул миллионер булса да, шигырьләр яза. Ул гына да түгел, халык өчен журналлар чыгара, сәләтле яшьләрне чит илләрдә укыта.

Минем иң акчалы чагым "Һәнәк" журналында эшләгәндә булды. Чөнки анда гонорар эшләү мөмкинчелеге булды. Мин бик күп яздым. Гонорар хезмәт хакыннан берничә тапкыр күбрәк була иде.

— Тормышта принциплардан тайпылырга туры килдеме?

Принцларыма тугры булдым, бервакытта да яраклашмадым, үзем булып калдым

— "Һәнәк"тә мөхәррир булган елларым. Шунда "Шайтан котыртты" дигән хикәям чыккач обкомнан идеология секретаре Таһир Ахунҗанов (1967-1987 елларда КПССның Башкортстандагы обкомында идеология секретаре - ред.) аны үзе турында дип кабул иткән һәм мине эштән алдылар. Әсәрләремне басмаска, китапларны китапханәләрдән алырга дигән әмер биргән. Мәскәүдә һәм Уфада чыгарга торган китапларым тыелды. Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Әсгать Мирзаһитов киңәше белән берничә ай Якутиядә яшәп кайттым. Кайткач "Башнефть"нең фәнни-тикшеренү институтында инженер вазифасын үтәдем. Алар турында газетларга мәкаләләр язып тордым. Аннан Динис Бүләков телевидениегә әдәби редакциягә эшкә алды. Эзәрлекләүләр дүрт-биш елга сузылды. Мин принципларыма тугры булдым, бервакытта да яраклашмадым, үзем булып калдым.

— Татарстан язучылары белән элемтәләрегез бармы?

— Элек бар иде. Туфан Миңнуллин, Гариф Ахунов, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев белән аралашып яшәдек. Барсы да китеп бетте. Иң соңгы булып Роберт Миңнуллин китте. Хәзер ара-тирә Ләбиб Лерон, Рәфис Корбан шалтыратып тора.

Марат Кәримов Казаннан килгән язучылар Рәдиф Сәгъди (сулда) һәм Ләбиб Лерон (уңда) белән
Марат Кәримов Казаннан килгән язучылар Рәдиф Сәгъди (сулда) һәм Ләбиб Лерон (уңда) белән

— Халык шагыйре исемен халык бирми. Бу исем дөрес бирелә дип уйлыйсызмы?

Бүген флейтада уйный торган заман түгел, чаң суга торган, кешеләрне уята торган вакыт җитте

— Халык шагыйре булырга теләүчеләр күбәеп киттеләр, көчәнеп халык шагыйре булырга йөриләр. Алар халык шагыйренең кем икәнлеген белмиләр, дан артыннан кумакчылар, югыйсә, ул исемнең дә дәрәҗәсе күптән төште. Җәмгыять хәзер икенче. Бүген флейтада уйный торган заман түгел, чаң суга торган, кешеләрне уята торган вакыт җитте. Шагыйрь үзенә күрә таң әтәче булырга тиеш. Ул халыкта ватандашлык хисе уятырга тиеш. Гаделлекне күрсәтергә, дөресен әйтергә тиеш, шигырьнең көче шунда. Үз сүзен әйтә торган язучылар бик сирәк туа. Салтыков Шедриннар вакыты яңадан кайтты, "История одного города" бүген дә кабатлана, Угрюм-Бурчеевлар терелеп чыктылар, алар йөгәнне кулга алып, халыкны көтү куган кебек куалар.

— Нигә Русия гел сугыш халәтендә тора? Тыныч кына яши алмауның сәбәпләре нидә дип уйлыйсыз?

Халыкка сугыш кирәкми. Җитәкчеләргә рейтинг күтәрү өчен дә кирәктер

— Бу җитәкчеләргә бәйледер. Күпме җирләрне басып алганнар. Ә бит халыкка сугыш кирәкми. Җитәкчеләргә рейтинг күтәрү өчен дә кирәктер. Кырымнан соң рейтинглары күтәрелде. Аннан кимегәч, тагын Украина белән уйный башладылар. Безнең ил алдынгы технологияләргә җитештерә алмый, корал белән мактана. "Штыкка сөялеп торып була, ләкин аңа утырып булмый" дигән испан мәкале бар. Бу сүзләрнең мәгънәсе бик киң. Корал белән тышкы дошманнарга каршы торып була, ләкин халкыңа каршы кулланырга ярамый.

— Шигърият – әдәбиятның анасы диләр.

— Килешәм. Беренче чиратта шагыйрьләр булырга тиеш. Алар алдан барырга, халыкны уятырга тиеш. Ләкин бүген алай түгел. Язучыларыбыз да бәләкәй булып чыктылар. Соңгы трибун шагыйрь Әнгам Атнабай булды.

— Остазларыгыз дип кемнәрне саныйсыз?

— Минем өчен остазлар – Мостай Кәрим һәм Наҗар Нәҗми булды.

— Ә шәкертләрегез дип кемнәрне саныйсыз?

— Шагыйрь, язучыларны ярдәм итеп кенә үстереп булмый. Талант үзе үсә. Инкыйлабтан соң фикерләрне бераз рифмалый алган эшчеләрне шагыйрьләргә беркетеп, шагыйрь ясарга маташу булган. Тик аларның берсе дә шагыйрь булмады. Орлыгы үзендә булмаса, ул шытмый. Әле дә үзләрен шагыйрьгә санаучы графоманнар байтак кына.

— Сатира-юморның торышын ничек бәялисез?

Бүген сатира-юмор журналлары бетүгә барса да, ул драматургиядә яши ала

— Сатира-юмор бергә култыклашып йөри, шуңа аерым фикер белдермим. "Һәнәк" журналы шаулап тора иде. Тиражы да зур – 60 меңнән артык иде. Шуннан уйлап кара – көче бармы, юкмы? Анда чыккан тәнкыйтьне бүген түрәләр бар дип тә белми. Элек "Һәнәк"тә чыкса, алар кире кагу, яки чара күрелү турында җавап язалар иде. "Һәнәк"тә дә бүген тәнкыйди язмалар чыкмый, башлыча, көләмәчләр көн күрә. Элек бу басмада Агиш Гыйрфанов, Фәрит Исәнгулов кебек язучылар тәрбияләнде. "Чаян" да шулай җиңел юлдан бара. "Крокодил" бөтенләй бетте. Ә бит анда чыккан хикәяләрне Чехословакия, Болгарстан һәм башка илләрдә тәрҗемә итеп үзләрендә бастыралар иде. Мин дә анда бик күп тапкырлар чыкканым булды. Хәзер шигырь-мигырьдән башка әйбер күренми. Авторлар да юк. Бүген сатира-юмор журналлары бетүгә барса да, ул драматургиядә яши ала. Эстрадада көлкеле монологлар, скетчлар кирәк. Бүген сатира-юмор шул рәвешле яши ала дип уйлыйм.

— Кешедә картая-картая маразм башлана.

— Син миндә маразм башланган димәкчесеңме?

— Юк, сорауны биреп бетермәдем. Сездә яшь барса да, юмор хисе сүрелми. Шуның сәбәбен беләсе иде.

— Юмор – ул балалыктан килә. Юморга өйрәтеп тә, аңа укытып та булмый. Ул акыл зирәклеге җимеше. Акылың зирәк булса – юмор бар. Сөйләшкәндә үк ул үзеннән-үзе туа. Мәсәлән, бер заман партия җыелышында Башкортстандагы сатира торышын тикшерделәр. Тимер Арслан анда урысча чыгыш ясады. Тәнәфескә чыккач: "Мин сине моңа кадәр Тимер Арслан дип йөрсәм, син Тимер Урыслан булып чыктың бит", – дидем. Ул шуңа бик нык үпкәләде. Икенче бер чыгышында аңа: "Әдәбиятта классик булмаса да, сатирада көләссик булды", – дигәч, аның үпкәсе бетте.

Яшьлек – сатира-юморга бай вакыт. Бу жанрда эшләү өчен күңел байлыгы, зирәклек кирәк. Мин кеше өчен иҗат иттем. Фельетоннарны күп яздым. Укучылар фактик материал бирә, мин шуннан фельетон эшлим. Аларны хикәя кебек укып була. Мин аларны 15ләп псевдоним белән чыгардым. Бәлки тел, каләм чарлау өчен алар файдага булгандыр? Тукай бар гомерен иҗатка биргән. Бүген алай тамак туйдырып булмый.

Соңгы чордагы язганнарым – редакторларны куркытырдай шигырьләр

Соңгы чордагы язганнарым әллә басыла, әллә юк. Чөнки алар редакторларны куркытырдай шигырьләр. Аларда урам җыеннарына чыгучыларны тукмау, үз фикерен белдергәннәрне эзәрлекләү кебек темалар күтәрелгән. Андый әсәрләрне газет-журналлар басмый. Заман үтеп, дөньялар үзгәргәч, аларның да ташка басылыр вакыты килер. Ләкин әдәбиятның көче үз вакытында басылуында. Югыйсә, туй узгач дөмберә дигәндәй. Шигырьнең көче – кирәк вакытта яңгырау, кеше күңеленә керү.

— Туган телдә язу гына милләткә хезмәт итү була аламы?

— Юк, эш телдә генә түгел, ә фикердә. Телне, милләтне саклауда шагыйрьләрнең урыны бик чамалы. Сәбәпләре – куркудан. Тәнкыйть белдергән, үз фикерләрен әйткән кешеләр чит иллләргә чыгып китәргә мәҗбүр, аларны төрмәләргә утырталар. Газет-журналларда да төп цензор – курку.

— Цензура бетте диләр, димәк, ул башка рәвештә яши?

— Әйе, цензура юк диләр, әмма курку аннан да яман.

— Озак яшәү сере белән дә бүлешсәгез иде.

Мин берүзем генә калдым, нәселдә иң озак яшәгән кеше мин

— Ул ДНКга бәйледер, нәселдән киләдер. Озак яшәгән кешеләрнең балалары да озак яши. Авылда кияүгә биргәндә, кыз алганда, нәселен, затын тикшерү бар иде. Ялкау кеше малаена кыз бирмиләр, уңган кеше баласына бирергә тырышалар. Нәселләре кыска гомерле булганнарны да урап узалар иде. Әти 83 яшьтә бакыйлыкка күчте. Гаиләдә без биш бала үстек. 1923 елгы абыем фронтка китеп, 1942 елда һәлак булды, ул 10нчы сыйныфны тәмамлаган иде. Аны бер ел алдан сугышка алдылар. 1925 елгы абыем 1943 елда сугышка китеп, 7 ел хезмәт итте. 1928 елгы Әфләтүн абый 81 яшен тутырып мәрхүм булды. Узган көз 1932 елгы сеңелкәш үлде. Мин берүзем генә калдым, нәселдә иң озак яшәгән кеше мин. Сыйныфташлар да калмады. Туган авылымда иң өлкән кеше мин.

— Димәк, аксакал?

— Сакалсыз аксакал.

— Сез туган авылыгызда гына түгел, районыгызда, аннан республикада да иң озак яшәүче булырга тиеш.

— Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашны куып булыр микән? Ул 99 яшькә җитте. Иң кызыгы – 90 яшьтән соң мәхәббәт шигырьләре яза башлады.

— Сезнең мәхәббәткә яшегез җитмәдемени?

— Әле алда дип уйлыйм.

— Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов 90га җиткәч эротика яза башлады.

— Аны өйләндерергә кирәк булган, шуннан туктар иде. Алмагачның картайгач алмалары сирәгәя. Картайгач язу да шулай.

— Ләкин сирәк булган саен тәмлерәк кебек тоела.

— Әйе. Илдәге һава торышы үзгәрсә, бәлки, карт алмагач та чәчәк атар, җимешләр бирер.

— 100дән соң теш чыга диләр бит.

— Әйе, шул чакларны күрергә иде. Миңа сатира язу өчен теш бик кирәк. Иң хөртесе – күз күрмәү. Бер күзгә операция ясаттым. Ләкин барыбер бик укып булмый. Күз үткәннәрне әйбәт күрә. Хәзергесе, киләчәге караңгы.

— Бәлки бүгенгене күрмәү хәерледер?

— Язучы Әмир Әминевкә очраган идем. "Хәлләр ничек?" – дип сорый. "Күз күрми, колак ишетми", – димен. "Әйбәт булган, әйбәт булган", – ди. "Нигә алай дисең?" – дип сорыйм. "Барыбыр ишетеп шатланырлык, күреп куанырлык бер нәрсә дә юк", – дип җавап бирде.

— Киләчәк караңгы дисәк тә, тоннель башында ут бардыр әле?

— Шәм яктылыгы булса да, күренсен иде дә ул...

— Тоннель башында ут күренә, ләкин ул миномет булып чыкты, дигән ди берәү. Элек язучылар мохитендә күңеллерәк түгел идеме?

— Әйе. Баязит Бикбай, Сәләх Кулибай, Сәгыйть Агишлар белән укмашып яшәдек. Әйбәт кешеләр иде. Без әдәбиятка килгәндә эчкечелек бик көчле иде. Бер заман Сәгыйть Агишны Ихсан Әхтәмҗанов белән озатып куйдык. Фәрзәнә апа ишекне ачты. "Сәгыйть, үзеңне пионерлардан озаттырмасаң, сиңа комсомоллар беткән идемени?" – ди. Пионерлар дип кечерәйтеп әйтә инде. "Комсомоллар Баязит Бикбайны озата киттеләр, миңа пионерлар гына калды",– диде Агиш.

— Озак яшәү өчен сәламәт тормыш рәвеше алып бару да кирәктер? Мәсәлән, ашау-эчүдә чикләүләр?

— Минем ашауда нәзберекләнеп, сайланып утырганым булмады. Ни бирәләр – шуны ашыйм. Без – үлән ашап үскән буын. Агач кайрылары, имән чикләвекләре дә ашадык.

— Үкенечләр бармы?

Чәчәк аткан чакта язып калырга кирәк

— Үкенечләр күп булды. Язылмаган вакытлар – әрәм булган вакытлар. Сәләт ташып торганда аны файдаланып калырга кирәк. Агач гел чәчәктә генә утырмый бит, бер көн ул коела. Чәчәк аткан чакта язып калырга кирәк.

— Гомерегезнең кайсы чакларын сагынасыз?

— Балачакны сагынам. Ач, ялангач чакларны. Мин мәктәпкә йөргәнче үк укырга өйрәндем. Мәктәп янында комда уйнап утырганда укытучылар мине чакыртып алып 3-4 сыйныф укучылары алдына чыгарып бастыралар иде. Чөнки анда иҗекләп кенә укучы балалар бар. "Хәзер укырга төшмәгән баланы тыңлап карагыз", – дип миннән укыталар. Мин тыныш билгеләренә дә карамыйча пулемет кебек сиптерәм. Тыныш билгесендә туктасам, бу белми туктап тора дип уйларлар дип куркам.

Без гаиләдә "Коммуна" (әлеге "Кызыл таң"), "Правда", "Учительская газета" һәм башка газет-журналлар алдырдык. Әти Казанда, Уфада чыккан китаплар алып кайта иде. Ике телдә дә укып үстем. 7нче сыйныфтан соң Оренбур өлкәсендәге татар-башкорт педучилищесына укырга киттек. 80 чакрым җәяү йөрибез. Икенче елны Зилаердагы урыс педучилищесына күчтек. Мин анда тәүге диктантта ук "берле" алдым. Стипендия бирмәделәр. Чөнки сүзләр аңлашылып бетми. Берничә айдан миңа да стипендия бирә башладылар. Ярты елдан "бишле"гә яза башладым, Зилаер кызлары күчерү өчен минем янга күчеп утыра башладылар.

— Киләчәк буынга нәрсә әйтер идегез?

Киләчәк буын без күргәннәрне күрмәсен. Без күргәннәр дә җиткән

— Киләчәк буын без күргәннәрне күрмәсен. Без күргәннәр дә җиткән. Без әллә ничә буын күрәсен күрдек. Кардан тау башлары ачылгач, көтү көттем. Җәй балтырган, какы, юа, җиләк җыеп узды. Янәшәдә генә Сүрән, Ямашлы елгалары ага. Кармак белән балык тотып кайта идем. Элек балык күп иде. Хәзер химия балыкны бетерде. Сирәк кенә җәтмә белән тотабыз, сөзгән саен бер чиләк балык чыга. 13 яшемдә Сүрәндә сплавта – агач агызу эшендә йөрдем. Кишәрлекләр бүлеп бирделәр. Миңа начары – борылышлы урын эләкте. Берзаман агачлар килеп тыгылды. Агачлар 2-3 чакрым агудан туктады. Мин тамырга эләккән агачны багор белән чак-чак кузгатып җибәрдем. Бар агачлар дәррәү кузгалып китте, мин суга егылып төштем. Минем өстән бер-берсенә тиеп агачлар үтә, чыгарга араларында ачыклык та юк. Тегеләй карыйм, болай карыйм, беттем дигәндә арада яктылык күреп, шуннан килеп чыктым. Чыккач ярда бер сәгать хәл җыеп утырдым. Шулай үлемнән калдым. Безгә ул эш өчен хезмәт хакына камбала балыгы бирәләр иде. Андый янчек балыкны элек күргән юк иде. Бергә эшләүче Әхәт дигән дусның: "Моның яртысын бригадир кисеп алып калган бит", – дигәне истә.

Тагын бер вакыйга. Район үзәгендә эшләгәндә авылга кайтасы килә. Бер кызга гашыйк та булып йөргән чак. Шимбә кайтып киттем. Февраль ае, төн уртасы. Исәнгол һәм Тазлар авылы арасында бер урын бар. Карыйм, бер карачкы утыра. Якынлашкач карасам – бүре! Кире борылсам, арттан ташланыр дип уйлыйм. Чеховның "Крыжовник" дигән хикәясен укыган идем. Анда берәү бүренең теленнән тотып ала. Мин дә моның телен тотарга кулымны әзерләдем. Узып киттем, ул әз генә кузгалгандай булды да, урынында калды. Үтеп киттем дә, арт белән алга барам. 100 метр узгач аяклар ташка әйләнде, атлый алмый башладым. Кулларым белән берәм-берәм аякларны тотып атлатам, шуннан әкрен генә язылып киттеләр. Бүре утырып калды.

— Тамагы тук булгандыр.

— Карт бүре булгандыр димен.

— 92 яшьлек булды микәнни?

— 93кә китеп барган булгандыр.

— Яшь бара-бара сабый акылы керә диләр.

— Бераз көтик әле, бәлки керер. Ә бала бит бик акыллы. Ул нәрсә уйлый, шуны әйтә. Безгә шул җитми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG