Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация Шурасы Путинга Русия гаскәрләрен Донецки һәм Луһанскида кулланырга рөхсәт итте


Путин килешүне имзалый
Путин килешүне имзалый

Карарны 153 сенатор хуплап тавыш бирде.

Донбасстагы хәлләр сәбәпле, Федерация шурасы Русия президенты Владимир Путинга Русия гаскәрен чит илдә куллануга рөхсәт итте, дип хәбәр итә ТАСС. Бу карарны 153 сенатор хуплап тавыш бирде. Бу карар кабул ителгәч үк үз көченә керә.

Федерация шурасы спикеры Валентина Матвиенко белдерүенчә, парламентның югары пулаты Донецки һәм Луһанскига тынычлык саклау көчләре җибәреләчәк дигән мәгънәдән чыгып эш иткән.

"Русиянең кораллы көчләрен Русиядән читтә куллану турындагы килешү Донбасста тынычлык урнаштыруга, бу канлы ватандашлар сугышын туктатуга юнәлтелгән", диде Матвиенко утырыш барышында.

21 февральдә Путин Луһански һәм Донецкины тану турында килешүне имзалады. 22 февральдә Русия Думасы Русия президентының Донбасс фетнәчеләренең бәйсезлеген тануын раслады. Ул бүген фетнәчеләрнең парламентлары тарафыннан да ратификацияләнде.

Кичә Донбасс фетнәчеләрен тану карарын Путин төбәктә тынычлыкка ирешергә теләү һәм Киевнең Мински килешүләрен үтәүдән баш тартуы белән аңлаткан иде. АКШ, Британия, Европа берлеге илләре һәм Украина, Мәскәү тынычлык процессыннан үз теләге белән чыкты дип белдерә. Вашингтон, Лондон һәм Европа берлеге, фетнәчеләрне тану белән бәйле рәвештә, Русиягә каршы яңа чикләүләрне игълан итте.

Бүген Британия премьер-министры Борис Джонсон парламентта чыгыш ясаганда биш Русия банкына һәм Владимир Путинның дуслары саналган өч кеше - миллиардерлар Борис һәм Игорь Ротенберг, Геннадий Тимченкога санкцияләр салыначагын әйтте. Санкцияләр үз эченә булырга мөмкин активларын туңдыруны һәм Британиягә керүне тыюны күздә тота. Шулай ук санкцияләргә Промсвязьбанк, "Русия" банкы, Индустриаль саклык банкы, Кара диңгез үсеш банкы, Генбанк та эләгә. Джонсон сүзләренчә, Русия Украинага һөҗүм итсә, Британия яңа санкцияләр кертәчәк.

Украина президенты Владимир Зеленский Киев һәм Мәскәү арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрне өзү турында уйлаячагын әйтте. Ул Мәскәү гамәлләрен "Украинаның суверенитетына һәм территориаль бөтенлегенә һөҗүм" дип атады. Аның сүзләренчә, Луһански һәм Донецкины тануы белән Русия кораллы агрессия өчен хокукый нигез тудыра.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG