Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Путин сугышы Татарстанны бәйсезлеккә китерә ала дип белдерә


Хәрәкәт вәкилләре махсус белдерү белән чыкты.

Идел буе халыкларының милли хокукларын яклаучы "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте Украина җирлегендә барган сугышка Татарстанның катнашы юк, республика "форсаттан файдаланып" "Мәскәү режимы белән араны өзәргә" тиеш дип белдерде.

"Украинага һөҗүм итеп, Путин илебезгә каршы бөтен дөньяны туплады, Русия мондый басымга чыдый алмаячак. "Империячелек" чире белән интегүче бу ил бөтен дөнья нәфрәтенә дучар ителде. Аның агрессив сугышны башлап җибәрүгә җөмhүриятебезнең катнашы юк. Бу безнең сугыш түгел! Мәскәү режимы белән араны өзәргә һәм үз язмышыбыз өчен җаваплылыкны үз кулларыбызга алырга вакыт, безнең моның өчен ресурсларыбыз бар. Моннан тыш, безгә каршы һәлакәтле санкцияләрне дә бетерү хакында килешү чараларын уздырырга җиңелрәк булачак", диелә оешма чыгарган белдерүдә.

Февральдә Русия Баш прокуратурасы "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен Русиядә теләнмәгән оешма дип таныды. Хәрәкәт вәкилләре оешманың Украинада һәм Европаның берничә дәүләтендә уздырган сәяси кампаниясе турында Кремльдә белеп алганнар дип саный.

"Украинада һәм Европаның берничә дәүләтендә уздырган сәяси кампаниябез турында Кремльдә белеп алганнардыр дип фаразлыйбыз. Үзебез элемтәләр урнаштырган сәясәтчеләрнең исемнәрен ачмый гына, бүген без бу турыда халык алдында белдерә алабыз. Әгәр Мәскәү "ЛНР" һәм "ДНР"ның бәйсезлеген таныса, "Азат Идел-Урал" Русиянең берничә милли республикаларын бәйсез дип тану өчен сәяси-хокукый алшартлар әзерли", дигән иде алар.

  • 2020 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин илнең бербөтенлеген бозу өчен җәза кертүче канунны имзалады. Документка ярашлы, бу гамәлләр өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр төрмә җәзасы бирелә. Моннан тыш, илнең бербөтенлеген бозуга ачык рәвештә чакырган очракта, бу хәл беренче тапкыр булса, административ җәза кулланыла. Шушы кисәтүдән соң бер ел эчендә әлеге өндәү тагын кабатланса, бу җинаять булып санала. Моның өчен Русия Җинаять кодексына ил бөтенлеген бозу турында яңа маддә өстәлде. Әлеге канун өлгесе Русия Конституциясенә президент Путин тәкъдиме нигезендә кертелгән үзгәрешләр кысаларында әзерләнгән иде.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG