Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә дару җитештерү өчен чималлар бетәргә мөмкин 


2021 елда дару компонентларының 20ләп проценты Европа берлеге илләреннән кертелгән, хәзер аларны Һиндстан һәм Кытай чималына алыштырырга кирәк булачак. 

Русиядә дару җитештерүдә кулланылучы компонентлар өч-алты айга җитәчәк, шуннан соң заводлар чит илдән кертелгән чимал һәм компонентларсыз калырга мөмкин. Русиядә даруларның 85 проценты чит ил чималы белән җитештерелә. Бу хакта "Коммерсантъ" газетасы яза.

Соңгы 10 көндә чит ил субстанцияләре 30-35 процентка кыйбатланды, дип яза газет. Элек түләүне кичектереп торуга ризалашкан чит ил ширкәтләренең күбесе хәзер бер өлешен алданм түләүне таләп итә башлаган, валюта операцияләренә кагылышлы яңа чикләүләр аркасында, Европадагы чималга заказ бирү мөмкин түгел диярлек.


2021 елда дару компонентларының 20 проценты тирәсе Европа берлеге илләреннән кертелгән, хәзер аларны Һиндстан һәм Кытайныкына алыштырырга кирәк. Бер атна эчендә Европа илләре тәэминатны туктатты диярлек. Шулай ук, Европа һәм АКШтан заказ белән кайтартылучы дару эталоннары да чикләүләргә эләкте, җитештерү вакытында даруның сыйфатын алар нигезендә тикшерәләр.

Нәтиҗәдә бу һичшиксез бәяләр артуга китерергә тиеш, дип кисәтә газет. Моннан тыш, басма даруханәләрдә инсулин һәм шикәр авыруы терапиясенә мониторинг ясаучы җиһазлар төгәлләнеп килүгә дә игътибар иткән. Сыйфатлы инсулин һәм техника чит илдә җитештерелә, сатып алучылар бәяләрнең ике тапкырга артуын көтә һәм күпләп сатып алып куя, бу исә үз чиратында кытлык китереп чыгара диелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG