Татарстанның Чаллы шәһәрендә яшәүче тарих укытучысы һәм активист Раушан Вәлиуллин Татарстанның Югары мәхкәмәсенә апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать иткән. Укытучы Чаллы шәһәр мәхкәмәсенең карарын шикаять итмәкче - аның фатирында тентү уздырырга рөхсәтне шәһәр мәхкәмәсе биргән булган.
Бу хакта Вәлиуллин "Idel.Реалии" сөйләгән.
29 апрельдә, "террорчылык гамәле турында ялган хәбәр бирү" маддәсе нигезендә ачылган җинаять эше кысаларында укытучыга тентү белән килгәннәр иде.
Җинаять эше ачуга Чаллыдагы ике банкка — "Автоградбанк" һәм "Камкомбанк"ка — шартлаткычлар куелуы турындагы хәбәрләр сәбәпче булган. Тикшерү фаразынча, 1 апрельдә билгесез зат электрон почта аша банкларга шартлаткычлар куелуы турында "ялган хәбәрләр" тараткан.
Шартлаткычлар куелуы турындагы хәбәрләр расланмады.
28 апрельдә тикшерүче Вәлиуллинның фатирын тентергә рөхсәт сорап Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Мәхкәмә бу үтенечне канәгатьләндергән. Тентүдә Вәлиуллинның ноутбугын, телефонын, флешкасын алганнар. Шуннан соң укытучыны Чаллының эчке эшләр идарәсенә алып киткәннәр. Анда аны шаһит буларак сораштырганнар. Вәлиуллин банкларга шарлаткыч кую турында хәбәр итмәвен сөйләгән. Шулай ук аннан "Украинадагы махсус хәрби операция" хакында сораулар биргәннәр. Әңгәмәдән соң аны җибәргәннәр.
Раушан Вәлиуллин тентү үткәрүләрен үзенең "актив сивил һәм сугышка каршы карашлары" белән бәйле дип саный.
Тикшерүче тентү үткәрүне Вәлиуллин яшәгән адреста "җинаятьчел юл белән табылган акчалар, шулай ук документлар, килешүләр, мөһерләр, белешмәләр дәфтәре, электрон күчергечләр, интернетка керү өчен кулланылган компьютер техникасы, шулай ук Вәлиуллин юк итә алырдай, әмма җинаять эше өчен мөһим булган башка предметлар булырга мөмкин" дип аңлаткан булган, апелляция шикаятендә укытучы моны телгә алган.
Вәлиуллин фикеренчә, Чаллы шәһәр мәхкәмәсенең тентү уздырырга рөхсәт биргән карары "канунсыз һәм нигезсез".
Ул шикаятендә Кеше хокукларын һәм төп ирекләрне яклау турындагы конвенциянең 8 маддәсе, 2 пунктына таянган һәм "шикаять ителгән мәхкәмә карарында фатирда тентү уздырырга кирәклеген раслаучы мотивлар җитәрлек түгел, шуңа күрә бу тентү "демократик җәмгыятьтә кирәкле дип" таныла алмый", дигән.
Вәлиуллин әйтүенчә, тикшерүче дә, Чаллы шәһәр мәхкәмәсе дә тентүнең ни өчен нәкъ менә анда уздырылуының "сәбәпләрен китермәгән".
Укытучы Чаллы шәһәр мәхкәмәсе карарын канунсыз дип табуны, аны гамәлдән чыгаруны һәм тикшерүченең үтенечен канәгатьләндерми торган яңа карар кабул итүне сорый.
"Телефон террорчылыгы" турындагы җинаять эшен тикшерү кысаларында тентү Чаллы активисты Дмитрий Тетеринда, Рифат Бәдретдинов һәм Рәмзил Галимҗановта, Марат Камаловта да узган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!